ЯЛГЫЗАК

09.02.2018 19:06 | СЕЗДӘ НИЛӘР БАР? Печать

ЯЛГЫЗАК

Тыңла. Тынгысыз каланың шау-шулы урамнарыннан, үз мәшәкатьләреңә үзең җигелеп, каядыр ашыкканда, кинәт, ялгызлык өне яңгырап куя. Кичке тыныч кичтә, аулак урман куенында сак кына күке кычкырган кебек, аяз күктәге уйнак рәшә кебек... Ул тавыш үзәкләрне өзәрлек, бәгырьләрне пәра-пәра теләрлек итеп чыңлый. Ләкин син аны ишетмисең...

Юл чатындагы соры бер чәйханә өстәленә куелган тузанлы чәчәкләрдән ялгызлык күләгәсе шуып үтә.

Синдәйләр таеп егылмасын өчен, бозлы таш юлдан читтәрәк салынган аулак сукмаклар буйлап ялгызлык бара.

Тәүге тапкыр урамнан кыйналып кергән сабый малайның йодрыкка төйнәлгән нәни учларында ялгызлык үкси.

Сипкелле кызның кояштан оялган алсу йөзендә ялгызлык елмая...

Ялгызлык – синең хәтер тузаныңа шәйләнер-шәйләнмәс кенә күләгәләр белән язылган, үзең генә белә торган серле исемең.

Ялгызлык. Сагышлы да, мәгърур да, гаҗәеп матур да соң бу сүз! Ләкин син аны ишетмисең. Күзләреңнән күрәм: каядыр бик тирәндә, үзәгеңнең иң нечкә кылы, күңелеңнен сизгер кыйпылчыгы белән, Аның һәрвакыт янәшәңдә йөрүен тоеп яшисең ич инде... Ялгызак, ләбаса, син! Килешмисең. Янәшәмдә кешеләр бар, дисеңме? Бар бит алар, менә янымда гына, якында гына торалар, яшиләр, сулыйлар, димәкче буласыңмы? Ялгышасың. Алар да нәкъ синең кебек япа-ялгыз. Алар да - тумыштан ук дөньяви ятимлектә көн күрергә дучар ителгән ялгызак җаннар. Туганлык, дуслык, ярату – котылу түгел. Бу төшенчәләр – син ялгызак булуыңны танымасын өчен, кайчандыр бик зирәк бер Бөек ялганчы тарафыннан уйлап табылган уйдырма гына. Сафсата! Кан берлеге, дөньяви мәнфәгатьләр уртаклыгы гына адәм балаларын ялгызлыктан коткара алмый.

Син бит парлы биюләрне дә ялгыз биисең. Ялгыз каеннар, ялгыз яңгырлар, аулак сукмаклар – синең юлдаш. Ялгызлык – тынлык һәм тынычлык ул. Ә тынлыкта уйлар ачыграк, төсләр җетерәк, кояш яктырак, йолдызлар якынрак була. Син төсләрнең җетеләрен үз итәсең, синең сулыш соры була алмый. Гавәм белән бүлешкәндә, төсләр тоныкланып кала, тузанлана, таптала, таплана ич. Син моны бик яхшы беләсең...

Яраларын үз аулак дөньясында үзе ялап дәвалаучы ялгыз киекләр без. Аумакай гавәмнең тозак әзерләвен, ятьмә салуын, корбан итеп сине сайлавын тоеп яшисең. Бу караштан аркалар чымырдап куя, сулышка ут каба, тамырларда кан котыра башлый. Сакланырга һәм сакларга кирәк. Ялгызлыкны саклау кирәк...

Ай тулышкан караңгы бер төндә, гавәм салган яраларыңны ялмап, өнеңнән чыгасың да, үзең кебекләрне эзләп китәсең. Дөньялыкның кайсыдыр бер почмагында, тулган айга багып, берәү улый. Ул – синең иш, синең корбан. Үз корбаныңа бусынасың, каргый-каргый яратасың да, ялгызлыкны югалта баруыңны тойган бер мизгелдә, артка – үз дөньяңа чигенәсең. Чабасың, качасың. Син – ялгызак, син парлы биюләрне дә ялгыз биисең, ләбаса...

Һәм гомер буе шулай. Мәңгелек тынлыкка, мәңгелек ялгызлыкка кадәр. Зыр әйләнгән зарлы дөньядан ялгызлык авазы аулаучы ялгызаклар без...

 


Лилия Гыйбадуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить