ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ. ХИКМӘТ БАЙРАКТАМЫ?

10.02.2018 15:00 | ИҢ КЫЗЫГЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН! Печать

ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ. ХИКМӘТ БАЙРАКТАМЫ?

 Корея республикасында XXIII кышкы Олимпия уеннары башланып китте. Уеннарның ачылу тантанасы бүген Пхенчхан шәһрендә булды. Билгеле булганча, Олимпиада башланганчы ук, Рәсәй спорт дөньясында шактый шау-шу купты һәм бәхәсләр бүгенгә кадәр дәвам итә. Бу гауга Халыкара Олимпиада комитетының күп кенә рәсәйлеләрне быелгы Уеннарга кертмәве белән бәйле. Алдан әлеге чарада илебезнең 500ләп спортчысы катнашыр дип көтелә иде, соңрак бу сан 389га кадәр кимеде. Соңыннан исә, исемлектә нибары 169 спортчы калды. Нейтраль байрак астында чыгыш ясаудан баш тарткан спортчылар да бар, димәк, катнашучыларыбыз исемлеге тагын да азаячак.

Олимпия уеннарының ачылу тантанасында безнең ил спортчылары нейтраль байрак астында чыктылар. (Нейтраль байрак (Олипия байрагы) – уртасында зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төстәге үзара тоташкан боҗралар рәвешендәге олипия символы төшерелгән ак тукыма). Байракны Уеннарның волонтеры күтәреп үтте. Гадәттә, Рәсәй байрагын тотып, тантана келәменнән илебезнең берәр спортчысы уза иде. Шулай да, Олимпиада ябылу тантанасында Рәсәй флагы белән чыгуга, шул рәвешле уеннарны үз байрагыбыз астында төгәлләүгә ышаныч бар икән әле.

Спорт белгечләре фаразлавынча, гомуми медальләр җыелмасы буенча Рәсәй беренче унлыкка керер дип өмет ителә. Алдынгы урыннар яулауга төп ышаныч хокккейда һәм фигуралы шууда. Без исә, үз чиратыбызда, хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча быелгы Европа чемпионы – милләттәшебез Алинә Заһитовадан зур җиңүләр көтәбез. Олимпия уеннарында ул да чыгыш ясый.  

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить