БАРЫСЫ ДА ЯХШЫ БУЛЫР...

12.02.2018 16:37 | ИҢ КЫЗЫГЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН! Печать

БАРЫСЫ ДА ЯХШЫ БУЛЫР...

Беренче мәхәббәтләр... Беренче ярату сүзләре, җитәкләшеп узган беренче сукмаклар, бергә каршылаган беренче таңнар, беренче язлар. Һәркемнең изге, кадерле бер тойгы итеп сагынып искә ала торган хиседер бу. Кеше бит гомере буе үткәнен сагынып яши. Асылда, яшьлек мәхәббәтен, тәүге ярын гына түгел, үзенең пакъ, саф чакларын, садә яшьлеген юксына, өзелеп сагына ләбаса адәм баласы.

...Язгөл белән Ирханның мәхәббәте мәктәп сукмакларыннан үрелде. Тәнәфес вакытларында яшерен генә биреп киткән, яисә кесәдә “ялгыш кына” барлыкка килгән сәлам хатлары. Очрашканда, бер-берсенең күзенә карарга базмыйча, оялып кызарулар. Ирхан Язгөлдән берничә яшькә зуррак иде. Язгөл яз гөле шикелле тансык, мавыктыргыч иде. Мәктәптән өйгә, өйдән мәктәпкә илтә торган сукмаклар кисеште дә, янәшә атлап киттеләр.

Ярату, урта гасыр мәхәббәт романнарында тасвирланган бөек хисләр нинди буладыр инде, әмма Ирхан өчен дөньяда бер генә кеше бар иде – Язгөл. Язгөл яраткан чәчәкләр, Язгөлнең аяк эзләре, Язгөлнең мөлаем елмаюы, Язгөлнең озын чәчләре. Дус егетләреннән ераклашты, элеккеге гамьсезлеген онытты Ирхан. Көн саен берничә тапкыр Язгөл янына барулар. Кызның хәлләрен белешү, ничек тә булышырга тырышу, яклау, саклау. Язгөл өчен дә дөньядагы бердәнбер кешегә әйләнергә бик тели иде ул.

Мәктәпне бетерде дә, техникумга укырга керде. Язгөл яшәргә теләгән шәһәрдә иде ул уку йорты. Ул җәйне таңнар аеруча матур иде. Төнге йолдызлар гадәттәгендән яктырак иде. Кичләр җылырак иде. Урман буйлары, чишмә сукмаклары, елга ярлары. Алар икәүләп кабызган кичке учакларның ялкыны йолдызларга кадәр үрмәли иде. Мәхәббәтләре саф, чиста иде аларның. Бер-берсе янәшәсендә булу, бер-берсенең елмаюлы күзләрен күрү җитә иде. Менә ничек матур бит ул тормыш! Бар да гади, бар да ачык бит бу дөньяда. Туган якның матур табигате кочагында, бер-берсенең бәхетле булуын тоеп озак, бик озак яшисе килә иде ярларның.

Яшәү дигәнең әллә кай сукмакларга алып китә дә, зилзиләле диңгез ярларын, шомлы карурманнарга китереп чыгара, адаштыра, саташтыра икән шул. Ирхан калага китте. Ара ерак дип тормый, атна саен кайта. Ике арада хатлар йөри. Юксыну хисләре. Бу садә хисләрдән дә көчлерәк нәрсә бар икән шул бу дөньяда – кызыксыну, яңалыкка омтылу, күрмәгәнне күрәсе, татымаганны татыйсы килү. Шау-шулы кала тормышы Ирханны үз кочагына суырып алды. Яңа дуслар, яңа ачышлар, яңа танышлар, яңа тормыш, яңа ярлар...

Юллары аерылды аларның. Гаеплене эзләү – мәгънәсезлек. Яратуны саклау, кадерләү кирәк иде – аңламадылар. Артык яшь иде шул алар, артык сабырсыз иде. Бөтен гомер алда, бар да яхшы булыр, дип юандылар.

....Менә бүген кабат бер-берсенең күзләренә карап торалар. Инде ул яшьлек җәенә 10 ел вакыт узган. Күзләрнең карасы уңганрак, тоныграк. Күзләр янәшәсендә мәрхәмәтсез еллар сала башлаган җерчыклар, ирен читендә сагышлы, ачынулы елмаю. Күңелдә аңлаешсыз, ят бер хис. Югалту хиседер ул. Әйтерсең, каршыларында бер-берсенең 18 яшьлек чагы, җүләр яшьлеге пәйда булды. Ялган мираж төсле, үткәннән килгән шәүлә төсле. Бушлык кебек.

Икесе дә гаиләле, башка ярлар янәшәдә, балалар бар. “Яратам...” – ди Ирхан. Күзләрендә бер мизгелгә яшьлек очкыннары кабынып ала. “Барысы да яхшы булыр...”, - дип җавап бирә Язгөл. Тик Ирханга карап әйтми ул бу сүзләрне. Биргесезлеккә, чиксез ялгызлыкка, араларында торган төпсез упкынга карап әйтә. Гомер алда әле, барысы да яхшы булыр...          


Зәйнәп Фәизова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить