Редактор

Редактор

19.02.2018 13:38

Яңа бәйгеләр

Дустым, «Көмеш кыңгырау» яңа бәйгеләр игълан итә. Бүгеннән «Иң яхшы шигырь», «Иң яхшы әкият» бәйгеләре старт алды. Шигырьләр һәм әкиятләреңне безнең электрон адреска юлла: Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript . «Бәйгегә» дип язып куярга да онытма. Иң яхшы дип табылган иҗат эшләре газета битләрендә урын алачак һәм «Көмеш кыңгырау» дипломнарына лаек булачак.

«Яраттыра беләләр» фото-бәйгесе дә игълан итәбез. Яраткан йорт хайваның белән фотога төш тә майлга җибәр( Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript ).

Нәтиҗәләр сентябрь аенда билгеле булачак.

 

19.02.2018 10:32

ҺАВА ТОРЫШЫ НАЧАРЛАНА

Татарстанда һава торышы начарлана. Фаразларга караганда, бу атна карлы, җил-буранлы булачак. Ял көннәрендә суыклар көтелә. Һава температурасы -25 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә белгечләр. Күрәсең, Ватанны саклаучылар бәйрәмендә табигать тә кырыс, ныклы холкын күрсәтеп алмакчы. Хәерлегә булсын! Калынрак киенегез, юлларда исән-имин йөрегез, берүк!

19.02.2018 09:12

Ә бездә яңалык!

Күрдегезме әле? Укыдыгызмы әле??? "Көмеш кыңгырау"ның яңа саны дөнья күрде! Газета чыгару серләре, Олимпиада көндәлеге, Муса Җәлилгә багышланган шигъри бәйләм, балалар бакчалары тормышыннан кызыклы яңалыклар... Гадәттәгечә, иң кызыгы - бары тик сезнең өчен!!! Күрми калмагыз!
16.02.2018 09:35

«Мир глазами юных писателей» Положение регионального конкурса творчества учащихся

 

Положение

регионального конкурса творчества учащихся

«Мир глазами юных писателей» 

 

  1. Учредители и организаторы конкурса:

Управление культуры Исполнительского комитета города Набережные Челны,

муниципальное автономное образовательное учреждение дополнительного образования детей города Набережные Челны «Детская школа театрального искусства»

при содействии газеты «Көмеш кыңгырау» («Серебряный колокольчик»), писательской организации Закамского региона и литературно-творческого объединения «Лэйсэн»

 

Адрес оргкомитета:  423823, Татарстан, город Набережные Челны, Школьный бульвар,  д. 8 (18/08)

 

  1. Цель и задачи

Цель – поддержка и развитие современных направлений литературного творчества, выявление новых талантов.

Задачи:

  • Популяризовать литературную деятельность среди детей и молодежи;
  • создать условия для формирования интереса к творческой, интеллектуальной деятельности;
  • дать возможность проявить свой талант  в области литературы;
  • приобщить детей и молодёжь к искусству и воспитать художественный вкус.

 

  1. Место проведения:

423823, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Школьный бульвар д. 8 (Новый город, 18/08).

 

  1. Номинации:

- Стихи

- Проза

- Эссе, сочинение «Мир Льва Толстого»

 

В рамках конкурса проводятся мастер-классы, творческая лаборатория  (для учащихся среднего и старшего школьного возраста, которые прошли в третий тур).

Работы  победителей  будут  опубликованы в газете  «Көмеш кыңгырау» и «Серебряный колокольчик», и рекомендованы  в другие детские издания СМИ Республики Татарстан.

 

  1. Требования к оформлению работ:

Формат бумаги А4, шрифт Times New Roman, размер шрифта 14, Word 2007.

 

  1. Возрастные категории:

В конкурсе могут принять участие: воспитанники учреждений дополнительного образования  детей и учащиеся образовательных школ в следующих возрастных категориях:

Младшая - 7 - 10 лет;

Средняя – 11 - 13 лет;

Старшая – 14 - 17 лет.

Возраст участников определяется на момент начала конкурса (15.03.2018г.)

  1. Условия участия

На конкурс принимаются лучшие произведения учащихся (не более 3 работ от каждого участника). Работы принимаются строго по заявкам.

Участие в конкурсе платное: 150 рублей за одну конкурсную работу.

 

Срок подачи заявок и творческих работ на конкурс  – до 15 марта 2018 года!

 

- 1 тур конкурса – работа с заявками – с 15 по 20 марта 2018 года

- 2 тур конкурса – отборочный – с 20 марта по 13 апреля 2018 года

- 3 тур конкурса – подведение итогов членами жюри – 13 апреля 2018 года в 10:00

- Рассылка дипломов участникам конкурса – с 23 апреля по 11 мая 2018 года

 

  1. Приём заявок:

Заявки на участие и сами работы принимаются на электронный адрес: mir.glazami@mail.ru

На этот же адрес одним письмом вместе с заявкой и работой присылается скан квитанции об оплате!

 

  1. Состав жюри:
  • Рашит Гафарович Баширов - Лауреат литературных премий им. Абдуллы Алиша, Эдуарда Касимова и Саҗиды Сулеймановой;
  • Вера Петровна Хамидуллина - Член Союза писателей РТ и РФ, Лауреат литературной премии «Золотое перо Руси»;
  • Факил Миннемхаметович Сафин – Кандидат филологических наук, Лауреат литературной премии им Гаяза Исхаки, редактор газеты «Көмеш кыңгырау»;
  • Зулейха Мухитовна Мингазова - Член Союза театральных деятелей РФ, член Союза  писателей РТ, заслуженный работник культуры РТ.
  • Мирхади Мирзаянович Разов – член Союза писателей РТ, член Союза журналистов РТ;
  • Михаил Николаевич Гоголев – Лауреат литературной премии им. Николая Островского, председатель региональной писательской организации в городе Набережные Челны, член правления Союза писателей РФ;
  • Николай Петрович Алешков – главный редактор литературного журнала «Аргамак»

 

  1. Критерии  оценки:
  • актуальность;
  • глубина подачи материала;
  • нестандартность освещения темы;
  • логическая связанность;
  • точность и свежесть рифмы; стройность ритма (для номинации «Стихи»);
  • общее впечатление.

 

  1. Победители конкурса:

По результатам конкурса определяются победители в каждой номинации, в каждой категории участников и награждаются дипломами Лауреатов I, II и III степени.

 

  1. Итоги конкурса

Результаты конкурса будут опубликованы не позднее 23 апреля 2018 года на сайте Детской школы театрального искусства: https://edu.tatar.ru/n_chelny/org5871/org5873

 

  1. Банковские реквизиты для оплаты участия в конкурсе:

Р/счет: 40701810505023000001 л/счёт ЛАВ30800218-ДШТИ,

к/счет: 30101810000000000805, БИК: 049205805,

Банк: Набережночелнинский ф-л ПАО «АК БАРС» БАНК,

ОГРН: 1031616034262, ИНН/КПП: 1650040355/165001001

Назначение платежа: участие в Региональном конкурсе «Мир глазами юных писателей»

Получатель платежа: МАУДО «ДШТИ»

 

Заявка на участие в региональном конкурсе творчества  учащихся

«Мир глазами юных писателей»

 

ВНИМАНИЕ!

На каждую работу заполняется отдельная заявка!

Не полностью или не корректно заполненные заявки к рассмотрению не принимаются!

                                                                                    

 

Ф.И.О. автора (или соавторов)________________________________________________

 

__________________________________________________________________________

 

Дата рождения_____________________________________________________________

 

Ф.И.О. руководителя, сот.телефон, e-mail______________________________________

 

__________________________________________________________________________

 

__________________________________________________________________________

 

Наименование учебного или досугового учреждения, которое представляет участник;

город

__________________________________________________________________________

 

__________________________________________________________________________

 

Почтовый и электронный адрес учреждения____________________________________

 

__________________________________________________________________________

 

__________________________________________________________________________

 

Номинация________________________________________________________________

 

Название работы___________________________________________________________

 

__________________________________________________________________________

 

__________________________________________________________________________

 

 

 

 

15.02.2018 20:05

ҖИҢҮЧЕ БИЛГЕЛЕ! КОТЛЫЙБЫЗ!

Әлеге сурәттәге кечкенә кызчык - күпләребезнең яраткан җырчысы Гөлназ Сираева. Беренче булып дөрес җавапны Эльвира Фаррахова язды. Җырчының авторграфлы дискы Эльвираны көтә. Мондый "бәйгеләр" әле сайтыбызда булып торчак, күрми калмагыз!

11.02.2018 09:36

ТАНУЧЫГА - БҮЛӘК!

Бу тәти кызчыкны таныйсызмы? Татар эстрадасының танылган җырчысы. Эзләнүчән, тиктормас шәхес. Бу уртача. Чәче кара да, сары да булгалый. Беренче дөрес җавап бирүчегә - әлеге йолдызның җырларыннан торган автографлы диск. Җавапны бу язма астына коментарий рәвешендә языгыз.

10.02.2018 22:01

КЕЧКЕНӘ ДӘ - ТӨШ КЕНӘ

Таныш булыгыз: Яр Чаллының якты йолдызчыгы Хәлиуллина Алия. Кызчыкка әле нибары 6 гына яшь, ул быел мәктәпкә җыена. Кечкенә дә - төш кенә, диләр Алия кебекләр турында. Җитешмәгән җире, кулыннан килмәгән эше юк аның: җырлый да, бии дә. Ә шигырь сөйләвен күрсәгез! Нәфис сүз осталары, музыка, бию буенча бәйгеләрдә респубикакүләм алдынгы урыннар яулый Алиябез. Мактау грамоталары, дипломнар, кубоклары бик күп аның. Нәфис сүз осталыгы серләренә төшендергән өчен остазы Шакирова Рузилә Мифтахетдин кызына рәхмәтле. Алия - сеңлесе Эльвина өчен үрнәк апа. Әтисе Ринат һәм әнисе Лилиягә, әби-бабайларына куаныч, горурлык ул. Алиягә без дә уңышлар телибез! Күз тимәсен, берүк, үзенә!
10.02.2018 15:00

ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ. ХИКМӘТ БАЙРАКТАМЫ?

 Корея республикасында XXIII кышкы Олимпия уеннары башланып китте. Уеннарның ачылу тантанасы бүген Пхенчхан шәһрендә булды. Билгеле булганча, Олимпиада башланганчы ук, Рәсәй спорт дөньясында шактый шау-шу купты һәм бәхәсләр бүгенгә кадәр дәвам итә. Бу гауга Халыкара Олимпиада комитетының күп кенә рәсәйлеләрне быелгы Уеннарга кертмәве белән бәйле. Алдан әлеге чарада илебезнең 500ләп спортчысы катнашыр дип көтелә иде, соңрак бу сан 389га кадәр кимеде. Соңыннан исә, исемлектә нибары 169 спортчы калды. Нейтраль байрак астында чыгыш ясаудан баш тарткан спортчылар да бар, димәк, катнашучыларыбыз исемлеге тагын да азаячак.

Олимпия уеннарының ачылу тантанасында безнең ил спортчылары нейтраль байрак астында чыктылар. (Нейтраль байрак (Олипия байрагы) – уртасында зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төстәге үзара тоташкан боҗралар рәвешендәге олипия символы төшерелгән ак тукыма). Байракны Уеннарның волонтеры күтәреп үтте. Гадәттә, Рәсәй байрагын тотып, тантана келәменнән илебезнең берәр спортчысы уза иде. Шулай да, Олимпиада ябылу тантанасында Рәсәй флагы белән чыгуга, шул рәвешле уеннарны үз байрагыбыз астында төгәлләүгә ышаныч бар икән әле.

Спорт белгечләре фаразлавынча, гомуми медальләр җыелмасы буенча Рәсәй беренче унлыкка керер дип өмет ителә. Алдынгы урыннар яулауга төп ышаныч хокккейда һәм фигуралы шууда. Без исә, үз чиратыбызда, хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча быелгы Европа чемпионы – милләттәшебез Алинә Заһитовадан зур җиңүләр көтәбез. Олимпия уеннарында ул да чыгыш ясый.  

 

 

09.02.2018 10:52

Чаллы язучылары Менделевск шәһәрендә кунакта

Балалар иҗат үзәгенең актлар залында  «Балачак илендә» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Балалар иҗат үзәгенең педагогы, Ижевка мәктәбенең татар теле укытучысы Чулпан Төхбәтова әзерләгән.   Әлеге чарага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасы,  республикадагы бердәнбер балалар газетасы  «Көмеш кыңгырау»ның баш редакторы Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,  Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты  Рәшит Бәшәр,    Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе   Әлфия Ситдыйкова, Яр Чаллы педагогоия университеты доценты, җырчы-галимә  Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова кунак итеп чакырылганнар иде.

Кичәдә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Лилия Федоровна һәм Балалар иҗат үзәге директоры Айдар Сәфәргалин да катнаштылар.

 Тамаша залына җыелган укучылар, укытучылар һәм китапханәчеләр шагыйрьләрнең һәр шигыре серле бер дөнья икәненә тагын бер кат инандылар. Ижевка авылы  һәм 7 нче санлы мәктәп укучылары шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга эчкерсез җавапларны ишеттеләр. Әдәбият сөючеләр  танылган әдипләр, аларның иҗатлары,  «Көмеш кыңгырау» газетасының эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.   Әдәби-музыкаль кичә авторларның   сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина һәм җырчы Айдар Сәфәргалин башкаруында яңгыраган җырларны тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләделәр. Очрашуда актив катнашкан балаларга язучылар китапларын бүләк итеп бирделәр. Балалар иҗат үзәгенең директоры кунакларга Рәхмәт хаты тапшырды.

Менделеевлылар район, шәһәр мәктәпләре, китапханәләр белән берлектә киләчәктә әдәби чаралар үткәрү дәвамлы булачагын әйттеләр. Кичә соңында бергәләп истәлек фотога төштеләр һәм яңадан очрашуларга кадәр саубуллаштылыр.

 

Әлфия Хаҗиәхмәтова.

 

09.02.2018 10:06

Петунья үстерә беләсезме?

Петунья –бик күпләрнең яраткан чәчәге. Җәй әйләнәсе ишегалларын, балконнарны, бакчаларны ямьләп, шау чәчкәдә утырган бу матурлыкка кем генә битараф калыр икән! Үзе матур, үзе чыдам, үзе озын гомерле булганга, әлеге чәчәкне безнең як бакчачылары аеруча ярата.

Салкын, карлы кышлар иксез-чиксез тоелса да, яз язлыгын итә. Мәрхәмәтле кояш нурларын җир йөзенә мулрак сибә башлады, сизәсезме? Җәйнең беренче көннәреннән үк чәчәкләрен күрим дисәң, петуньяларны февраль башында ук утыртырга кирәк. Иң беренче эш итеп, ай календаренә күз салырга киңәш ителә. Белгечләр киңәшенчә, орлыкларны бары ай үсә башлаган көннәрдә генә утырту отышлы.

Петунья утырту серләрен оста бакчачы Венера Мәҗитова уртаклаша: “Орлыкларны чәчү өчен, көздән бакчадан алып кергән туфракны кулланам. Аңа 1:1 исәбенә кибет туфрагы да өстим. Орлыкларны кавырсын савытларгы – кечкенә теплицаларга чәчәм. Петунья орлыгы бик кечкенә була. Аларны утыртканда, зубочисткадан файдаланам. Аны суга манып, орлыкны эләктереп алам да, су яки кар салынган туфракка утыртам. Петунья орлыкларының өстенә туфрак сипмим: савытның капкачын гына ябып куям. Көн дә иртән кавырсын капкач өстенә җыелган су тамчыларын чүпрәк белән сөртеп алам.

Атна-ун көн дигәндә, кайчагында тизрәк тә, петуньялар баш калкыта башлый. Алар яфрак җибәрә башлауга, көндезләрен савытның капкачын ачып куям, төнгелеккә тагын ябам”.

 

 

 

<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 111