ЯЗМАЛАР
Алия Вәлиева Октябрь башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала. Яхшы билгеләргә генә укый, бик тырыш. Рәсем ясарга ярата, бигрәк тә кул эшләренә оста. Күңелгә хуш килерлек әйберләр бәйләргә, кисеп ябыштырырга, курчакларга төрле күлмәкләр тегәргә – кайсысына гына тотынмасын, ахырына кадәр эшләп бетерә. Бөтерчек кыз көн саен диярлек яңа кул эшләре ясап алып килә мәктәпкә. Ул аны ничек эшләгәнен тиз арада аңлатып та бирә. Алия «Көмеш кыңгырау» газетасын түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бу газетаның дүртенче битендә һәрвакыт кул эше үрнәкләре була. Ул аларны сыйныфташларына да өйрәтергә тырыша. Мәктәптә «Мин – эзләнүче» түгәрәге эшли. Түгәрәкне Гөлчәчәк
Прочитано: 60 раз
Пианист-виртуоз, Россиянең халык артисты Денис Мацуев шушы көннәрдә Чаллыга килеп, Чаллы һәм тирә-юнь шәһәрләрдән килгән яшь музыкантлар өчен мастер-класс оештырды. Чаллыга ул үзе генә түгел, Наталья Богданова, Владислав Вальс кебек музыка белгечләре белән килгән иде. Алар шәһәрдәге сәнгать мәктәпләрендә булдылар, баян, саксофон, фортепьяно буенча дәресләр бирделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, яшь музыкантларның чыгышларын тыңлап, киңәшләр бирделәр һәм иң талантлы дүрт баланы сайлап алып, «Яңа исемнәр» фондының махсус стипендиясен билгеләделәр. Денис Мацуев җиңүчеләргә дипломнар тапшырды һәм бер шәһәрдән дүрт стипендиант билгеләнүен уникаль очрак дип бәяләде.  
Прочитано: 45 раз
Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена  репертуарын тәкъдим итәбез.   4, 20 май / “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” / К. Дикамилло, тәрҗ. Н.Кәримова (әкият) Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы? Башлану вакыты: 14:00   4, 24 май / «Гашыйклар утравы» / Р.Сәгъди (музыкаль комедия) Өч е
Прочитано: 53 раз
Борын-борын заманда, әле мин тумаганда, яшәгән, ди, булган, ди, бер малай. Ул бик тә еларга яраткан. Аның сүзен тыңламасалар – һәрвакыт елаган. Күз яше җиргә таму белән, теләге тормышка аша торган булган. Бер вакыт аңа кәнфит бирмәгәннәр һәм ул кычкырып елый башлаган. Ул елаган да, елаган, нәтиҗәдә бөтен күз яшләре җиргә агып беткән. Хәзер инде ничек кенә еларга тырышса да, малай бер тамчы күз яшен дә чыгара алмый икән. Ул чишмәгә барып юынган, елгаларга барып су да кергән, ләкин күз яше чыкмаган. Шуннан бирле егет кешеләр юк-барга еламыйлар икән. Бик авыр вакытта гына күз яшен күрсәтәләр алар.    
Прочитано: 63 раз
Безнең бакчада сабыйлар татар халык уеннарын яратып уйный. «Аю-бүре», «Миңлебай», «Песием, песием», «Көн-төн»не еш уйныйбыз. Минем төркем балалары аеруча «Миңлебай» уенын яраталар. Сабыйлар түгәрәк ясап басалар, бер бала Миңлебай була. Ул түгәрәк уртасына баса һәм төрле күнегүләр күрсәтә. Башкалар аның артыннан кабытлый. Балалар: Без йөрибез әйләнеп, Син уртада Миңлебай. Син нишлисең, ни кыласың, Без кыланырбыз шулай, – дип әйтәләр. Миңлебай: – Бер болай, бер болай, йә, кыланыгыз шулай. – Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай, – дип җавап бирә. Ә сез нинди татар халык уеннарын уйныйсыз?  
Прочитано: 51 раз
Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Мөслим районы Түбән Табын мәктәп интернатында Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Вагыйз улы Шәфыйков белән очрашу кичәсе оештырылды. Рәшит Вагыйзович 1949 елда Мослим районы Мөслим авылында дөньяга килә. Мөслим урта мәктәбендә белем ала, 1968 елда Ставрополь югары хәрби авиация училищесына укырга керә. 1972 елдан Новосибирск өлкәсе, Купино шәһәрендә 849нчы авиаполкта лейтенант-майор, летчик, авиаэскадрилья командиры вазыйфаларында хезмәт итә. 1980 елда Жуков исемендәге хәрби-команда академиясендә белем ала. Аннан соң Рәшит абыйны Әстерханда, 393нче авиаполкта, полк командирының беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1985 еллан Кр
Прочитано: 57 раз
« Талбишек»т ә үсүе белән мактана-мактана, моңлана-моңлана татар сәхнәсенә менгән, үзе генә дә түгел, энесен дә иярткән Илнар Сә й фиев юкка чыкты бит! Сиздегезме? (Сүз уңаеннан, энесе дә талбишектә үскәнгә охшаган. Буй-сынына карап әйтүем). Кая югалды дисезме? Бер-бер хәл бул магае дип борчыласызмы? Тынычланыгыз, табылды Сәйфиев. Һаман шул бишек тирәсеннән ерак китәлми икән, бичара. «Мин декретта!» – ди ул горур һәм эшлекле кыяфәт белән. Бактың исә, өч бала үстереп ята икән. Үзе генә түгел, билгеле. Хатыны белән. «Олы кыз, шөкер, балалар бакчасында. Ә менә игезәкләр өйдә. Бүлештек бит: малай – миңа, кыз – хатынга!» – дип тезеп китт
Прочитано: 111 раз
Җырлый, бии, шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә... Безнең Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбе, 5нче сыйныфта укучы Эльвина Ибраһимованың активлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Чыннан да, ут кебек ул! Мәктәпкүләм җыр-бию бәйгеләренең һәркайсында катнашырга атлыгып тора. Үзебездә эшләп килгән берничә түгәрәккә: биюгә, «Яшь янгынчы», «Оста куллар», кикбоксинг түгәрәкләренә йөри, өстәвенә, дүртле-бишле билгеләренә генә укырга да, онлайн-олимпиадаларда катнашып җиңүләр яуларга да өлгерә. Үзе кызыксынып, районкүләм чараларда: «Матурлык һәм талант», Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге оештырган рәсем бәйгеләрендә дә катнаша. Һәм һәрвакыт шат күңелле, көләч йөзл
Прочитано: 66 раз
Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел   МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ (Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы, дин галиме Ш.Мәрҗанигә багышланган викторина) 1. Кайчан туган ? а) 1818 елның 16нчы гыйнварында; б) 1886 елның 26нчы апрелендә; в) 1889 елның 16нчы гыйнварында.   2. Туган ягын беләсеңме? а) Арча районы Кушлавыч авылы; б) Әтнә районы Ябынчы авылы; в) Әтнә районы Комыргуҗа авылы.   3.Әтисенең исеме ничек булган? а) Габделкәрим әл-Мәрҗани; б) Галәветдин эл-Мәрҗани; в) Баһаветдин әл-Мәрҗани;   4. Балачакта кушаматы нинди була? а) Көрәшче Мәрҗани;  б) Әкиятче Мәрҗани; в) Мәзәкче Мәрҗани.   5. Башлангыч белемне кайда ала?   а) Казан шәһәре мәдрәсәсендә; б) Түнтәр авыл
Прочитано: 49 раз
Спортчы, гармунчы, нәфис сүз остасы... Илдар Хөснетдинов турында сөйләүне, мөгаен, шушы сүзләр белән башларга кирәктер. Спортчы, дигәннән – бер генә түгел, өч төрле спорт түгәрәгенә йөри икән Илдар: үзе укый торган Чаллының 41нче мәктәбенә теннис белән йөзү түгәрәкләренә һәм 2нче гимназиягә тыквандога. Гармунда уйнарга исә Илдар үзе өйрәнгән. Авылга әбиләренә кайткач, күрше абыйсының өздереп баянда уйнаганын күргән дә... Әби-бабасы аңа гармун алып кайтып биргән. – Көйне ишетүгә отып ала, шул арада уйный да башлый, – дип сөйли әнисе Венера ханым. Нәфис сүз остасы булуы балалар бакчасыннан ук килә. 2015 елда шәһәркүләм «Татар малае» бәйгесендә Илдар җиңү яулый &nd
Прочитано: 130 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 193