«Супер әби» конкурсы шәһәребездә икенче ел рәттән үткәрелә. Әлеге чарада катнашырга 29 ханым теләк белдергән. Финалга исә аларның унысы гына узды. Залда халык күп иде. Тамашачылар арасында бәйгедә катнашучыларның балалары, оныклары, туганнары һәм хезмәттәшләре җыелган. Һәр әбинең үз җанатар төркеме дә бар. Алар һәр чыгышта такмаклары белән әбиләргә көч биреп тордылар. Ә конкурслар исә төрледән-төрле иде.
Иң элек әбиләр үзләре белән таныштырдылар. Бу исә визитка конкурсы кысаларына керә. Катнашучыларны кунакларга оныклары, балалары, иптәшләре һәм хезмәткәрләре тәкъдим итте. Параллель рәвештә слайдларда әбиләрнең фотолары белән тормыш юллары күрсәтелеп барды.
Чираттагысы бию конкурсы. Кемдер татар, кемдер шәрекъ, кемдер заманча бию башкарды. Әйе, дуслар, безнең әбиләребез әле төшеп калганнардан түгел! Ә иң кызыгы «дәү әби сандыгы» бәйгесе булды. Монда без 60нчы – 70нче еллар модасы белән таныштык. Әлеге киемнәрне дәү әбиләребез яшь вакытларында кигәннәр. Монда туй күлмәкләре дә, кичке күлмәк, кием дефицит вакытта тегелгән бала чүпрәгеннән халат, заманында модада булган сумкалар һ.б. киемнәр. Дефелены әбиләрнең балалары күрсәтте.
Һәм, ниһаять, тантаналы мизгел. Зал дулкынлана. Алардан да бигрәк дәү әниләребез билгесезлек утында яналар. Мондый матур бәйгедә җиңелүчеләрнең булуы мөмкин түгел. Һәр дәү әби дә үзенчәлекле номинациягә лаек булды: «Иң яхшы хуҗабикә», «Иң талантлы», «Иң заманча», «Иң үткен», «Иң күп оныклары булган әби» кебекләр. Ә иң югары урыннар Хәфизова Фәридә (3 урын), Кохан Екатерина (2 урын), Власьева Аллага (1 урын) тапшырылды. Без исә «Супер әби»не шундый зур уңышы белән котлап, аңа берничә сорау бирергә булдык:
- Алла Николаевна, әлеге конкурс турында сез кайдан белдегез?!
- Әлеге бәйгегә үзем өчен көтмәгәндә эләктем. Телевизордан конкурс турында хәбәрне күргәч, ни өчен мин монда катнашмыйм дигән фикер башыма килде. Һәм икенче көнне хезмәттәшем миңа аның урынына әлеге чарада катнашырга үтенде. Мин ризалаштым.
- Шундый үзенчәлекле итеп чыгыш ясадыгыз. Булышучыларыгыз булгандыр?
- Иң беренче чиратта минем гаиләм, якыннарым, дусларым зур терәк булдылар. Аларга зур рәхмәт!
- Беренче урында үзегезнең исемегезне ишеткәч, нинди хисләр биләп алды?!
- Ләззәт, горурлык хисләре. Бүген мин бик шатмын. Минем өчен якыннарым, гаиләм дә сөенә.
Дуслар, ә бәлки сезнең гаиләгездә дә супер әбиләр бардыр?!!! Киләсе елга сез дә дәү әбиләрегезне әлеге күңелле конкурста катнашырга өндәгез. Бары тик теләк кенә булсын!
Светлана Шишкина, Лилия Хәмитова.