Көз безгә үзе белән салкыннар алып килде. Хәзер күк йөзен болытлар каплап алганга, кояш бик сирәк кенә күренгәләп ала. Әйе, көз безнең өчен суык җилләрен дә, вак, үзәккә үтәрлек яңгырларын да җәлләми. Моның белән беррәттән көз айларында салкын тидерүчеләр саны да артканнан арта бара. Тик әлеге йогышлы авырулардан саклану чараларын күреп, сәламәт йөрү бер дә кыен түгел. Аларның иң гади ысуллары турында безгә 5нче балалар шифаханәсенең 2нче педиатрия бүлеге мөдире Әлфия Абдулла кызы Мәҗитова сөйләде.
“Көз-кыш айларында балалар һәм яшүсмерләр арасында грипп, ангина белән авыру очраклары ешая. Ә бит, чынлыкта, иң гади профилактик чараларны үтәү, безгә йогышлы авыруларга каршы торырга мөмкинлек бирә. Әйдәгез, без сезнең белән үзебез өчен салкын тиюгә каршы торырга ярдәм итүче план төзеп карыйк.
1) Тәмле дә, файдалы да итеп ашарга өйрәник. Салкын тидергәннән соң, төрледән-төрле дарулар кулланып, дәваланып ятканчы, гаиләбезнең туклану рационында вируслы авыруларга каршы торырга ярдәм итүче иң гади продуктлар кулланыйк. Алар безнең һәрберебезгә дә таныш. Мәсәлән, лимон. Без бит һәр көн лимон белән чәй эчә яисә аны бераз шикәргә манып ашый алабыз. Моннан тыш, үзебезнең организмыбызны сарымсакка да ияләштерик. Әгәр дә без сарымсакны тулы килеш ашый алмасак, аны кырып ашка сала алабыз. Ашта аның тәме дә сизелмиячәк, организмыбыз өчен файдасы да барыбер булачак. Аннары сарымсакны кырып тәлинкәгә язу өстәленә, йә ятагыбыз янына да куя алабыз. Шулай эшләү безне, аптекадан алынган препаратларга караганда бер дә ким сакламый. Гөлҗимеш сиробы турында да онытмыйк. Ул С витаминына бик бай булу сәбәпле безнең организмны салкын тиюдән саклаудан тыш, иммунитетны да ныгыта, көчне дә арттыра, дәрт кертә, кәефне дә күтәреп җибәрә.
2) Саклана белик. Вируслы авыруларны кеше күп булган җирдә йоктыру бик җиңел, шуңа күрә хәзерге вакытта андый җирләрдән читтәрәк тору, күпкә кулайрак. Мәсәлән, җәмәгать транспортларында мөмкин кадәр әзрәк йөрергә, дуслар белән күрешкәндә, аларны үпмәскә, авыручы кеше янына бик якын килмәскә, мәктәптә, бакчада башкаларның кулъяулыклары, савыт-сабаларын кулланмаска кирәк.
3) Җылы итеп киеник. Хәзерге яшүсмерләр, җылы итеп киенүгә караганда, матур итеп киенүне өстенрәк күрә. Ә бит юка гына киенеп йөрү – салкын тидерүнең иң төп сәбәпчесе. Шуңа күрә, көз айларына кергәнбез икән, сезонча, җылы итеп киенеп йөрергә өйрәник. Аякларыбыз һәрвакытта да җылы һәм коры булырга тиеш, шуңа күрә көз-кыш айлары өчен аяк киеменең яхшы сыйфатлы булуы мөһим. Бүген яшүсмерләр баш киемнәрен киеп йөрергә яратмый. Пальто-плащларның күбесенең диярлек капюшоннары бар, суык вакытта аларны гына киеп куйсаң да, үзеңне салкын тиюдән саклыйсың бит! Әти-әниләргә киңәшем шул: балаларыгызның җылы итеп киенеп йөрүләрен тикшереп торыгыз.
4) Спорт белән шөгыльләник. Спортның һәркайсы төре дә сәламәтлеккә уңай тәэсир ясый, әмма шулай да алар арасында сәламәтлекне ныгыту өчен иң яхшыларының берсе булып – йөзү санала. Йөзү, беренчедән, организмны чыныктырса, икенчедән, иммунитетны ныгыта. Моңа өстәп, яшь организм өчен ул бик файдалы да, чөнки ул мускулларны үстерә, вегетатив системаны да нормага китерә.
Менә без сезнең белән салкын тиюдән саклану чараларының иң гадиләрен карап та чыктык. Безнең планыбыз әзер! Әйдәгез аңарга тагын бер күз салыйк та, исебездә калдырыйк һәм кулланырга онытмыйк! Салкын тидереп, авырып ятканчы, гади чаралар кулланып, һәрвакытта да сәламәт булып йөрү күбкә рәхәтрәк бит!” – дип бүлеште безнең белән Әлфия Абдулловна.
Чыннан да, укучыларыбыз, Әлфия апа тәкъдим иткән планны үтәү бер дә кыен түгел бит. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп аны кулланып, авыруларга бирешмик! Сәламәт булыйк!
Айсылу Закирова.