Күптән түгел «Нур» яшьләр үзәгендә Мәскәү кунагы, танылган актер һәм режиссер – Рамил Сабитов белән очрашу узды.
Рамил Сабитов безнең күбебезгә «Физика или Химия» сериалының режиссеры буларак таныш, әмма Рамил әфәнденең безнең якташыбыз булуын бик күп кеше белмидер дә әле. Чаллыга әти-әниләрен күрергә дип кайткан актер белән без – «Фиолетовый НЕ ОН» яшьләр иҗат оешмасы активистлары очрашу үткәрдек. «Бу очрашу, беренче чиратта, яшь буынның сәламәтлеген саклап калу өчен борчылган яшьләр тарафыннан оештырылды», – дип сөйләде оешма җитәкчесе Светлана Валицкая.
Рамил әфәнде белән очрашуга төрле уку йортларында укучылар, иҗтимагый яшьләр оешмалары активистлары һәм лидерлары килгән иде. Яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Александр Литвяков кунакны сәламләп, аңа истәлекле бүләк тапшырды. Актер белән очрашу ике сәгатьтән артык дәвам итте. Әңгәмә вакытында «Физика или Химия» сериалы турында сөйләшү бигрәк тә зур бәхәс тудырды. Режиссер үзе сериал турында: «Физика или Химия» сериалы мәктәп тормышын, гомумән, башка яктан ача. Бу яшьтә әле укучыларның күбесе нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен аңлап та бетерми, аларның барысын да тизрәк татып карыйсылары килә. Сериал яшьләрне күп нәрсәгә өйрәтә, алар арасында каршылыклы фикерләр тудыра», – дип әйтте.
Гомумән, Чаллы яшьләре белән очрашудан Рамил Сабитов канәгать калды. «Чаллы яшьләренең төпле фикер йөртә белүе, үз фикерләрен яклый белүләре мине бик шатландырды», – диде ул. Тормышларында бары тик уңышлар теләп, очрашу-га килүчеләргә рәхмәтен белдерде.
«Фиолетовый НЕ ОН» яшьләр оешмасына йөрүчеләр.