11.03.2014 10:25

Пиратлар эзеннән

Автор  Нияз Мансуров.
Оценить
(0 голоса)

(Дәвамы. Башы 7-8нче саннарда)

Бу та­ма­ша­ны әле­гә ка­дәр үз уры­нын­да кү­зә­теп то­ру­чы Хәй­лә­кәр Джон ачу­ын­нан шарт­лар­га җи­теш­кән:
– Ми­нән баш­ка бул­ды­ра да ал­мый­лар ин­де, җе­бе­гән­нәр!..
Ул кы­лы­чын ал­га су­зып ях­та­га си­кер­гән. Шул миз­гел­дә үк идән аны үзе­нең сих­ри ко­ча­гы­на ал­ган.
– Ай-й... – дип ке­нә әй­тер­гә өл­гер­гән ул, сыр­тын ка­шып.
Ишек ар­тын­да яту­чы Со­ры ая­гы­на то­рып бас­кан.
– Күр­сә­тәм мин алар­га күр­мә­гән­нә­рен! – дип мы­гыр­да­нып ал­ган ул, дус­ла­ры­на яр­дәм­гә то­мы­ры­лып.
Аның якын­ла­шып ки­лү­ен кү­реп, Шук­мый план­ның икен­че өле­ше­нә кү­чәр­гә бул­ган. Шук­сы­лу ике пи­рат­ны ал­маш-тил­мәш по­ми­дор бе­лән «сый­ла­ган» ара­да, ул баш­ки­сәр­нең юлы­на су­лы чи­ләк­не ау­да­рып җи­бәр­гән. Ча­бып ки­лү­че пи­рат ти­мера­як­та ке­бек тай­гак идән буй­лап зур тиз­лек­тә шу­ып кит­кән. Ни­чек ке­нә ты­рыш­са да, тук­тар­га да, юнә­ле­шен үз­гәр­тер­гә дә на­сыйп бул­ма­ган аңа – мә­че ба­ла­ла­ры янын­нан сыз­гы­рып үтеп, туп-ту­ры па­лу­ба­ның арт­кы өле­шен­дә­ге борт­ка юнәл­гән. Дың­гыр­дап бә­рел­гән та­выш ише­тел­гән, ан­на­ры кыс­ка ва­кыт­лы тын­лык ур­наш­кан һәм пи­рат, ба­лык ке­бек лыш­тыр­дап, су­га чум­ган. Су там­чы­ла­ры мә­че ба­ла­ла­ры­на ка­дәр чәч­рә­гән.
Соң­гы тү­зем­ле­ген югалт­кан пи­рат­лар баш­лы­гы, ят­кан «тү­шә­ген­нән» то­рып, ак­рын гы­на мә­че ба­ла­ла­ры­на та­ба ки­лә баш­ла­ган.
– Бер, ике, өч! – дип га­дәт­тә­ге­чә әмер бир­гән Шук­мый.
Икен­че мә­че ба­ла­сы, по­ми­дор алу өчен, тарт­ма­га үрел­гән. Лә­кин күп­ме ге­нә ку­лы бе­лән кап­шап ка­ра­са да, по­ми­дор та­ба ал­ма­ган – нәкъ ме­нә иң ки­рәк ва­кыт­та тарт­ма буш бу­лып чык­кан. Ме­нә си­ңа мә!
– Бет-тек... – дип ке­нә пы­шыл­да­ган Шук­сы­лу, абый­сы­на кур­ку­лы ка­раш таш­лап.
– Ир­тә кай­гы­ра­сың әле... – дип юа­тыр­га ты­рыш­кан аны Шук­мый.
Ул хә­зер ба­ры тик үзе­нең яңа уй­лап тап­кан җай­лан­ма­сы­на гы­на ышан­ган. Ба­рып кы­на чык­сын иде ин­де – сы­нап та ка­рал­ма­ган бит әле ул, эш­лә­мәс­кә дә мөм­кин.
Хәй­лә че­рек по­ми­дор­дан бит чис­тар­тып то­ру­чы пи­рат­ла­р янын­нан узып кит­кән. Те­ге­ләр бик те­ләп аңа юл бир­гән­нәр. Бар­сын, янә­се, үз ба­шын­да та­ты­сын са­сы күч­тә­нәч­не!
Джон әкрен генә кы­лы­чын ал­га та­ба су­зып мә­че ба­ла­ла­ры­на та­ба юлын дә­вам ит­кән. Те­ге­лә­ре исә бер урын­да ба­сып то­ру­ла­рын бел­гән­нәр. Алар­ның кур­ку­сыз­лы­гы­на пи­рат­лар баш­лы­гы да га­җәп­лән­гән: баш­ка бе­рәү бул­са, ча­бып ко­ты­лыр­га ма­та­шыр иде, ә бо­лар­га «ат үл­сә – ит, ар­ба ва­тыл­са – утын» ди­яр­сең...
Ме­нә ин­де ара биш адым ча­ма­сы гы­на кал­ган. Хәй­лә ки­нәт идән­дә ят­кан фа­не­ра ки­сә­ге­нә ки­леп бас­кан. «Шылт» ит­кән та­выш ише­тел­гән аяк ас­тын­да. Көч­ле пру­жи­на­лар­га бер­ке­тел­гән фа­не­ра, пи­рат­лар баш­лы­гын үзе бе­лән ияр­теп, ре­ак­тив ра­ке­та сы­ман өс­кә атыл­ган. Хәй­лә­кәр Джон хәт­та нәр­сә бул­га­нын абай­лар­га да өл­гер­мә­гән – мә­че ба­ла­ла­ры өс­тен­нән очып үтеп, туп-ту­ры су­га чум­ган.
Бу хәл­не күр­гән ике пи­рат, кот­ла­ры очып, бер-бер­се­нә ка­ра­шып ал­ган­нар.
– Тиз­рәк та­бан­нар­ны ял­ты­ра­тыр­га ки­рәк мон­нан! – Аңг­рый­ның кур­ку­лы та­вы­шы яң­гы­ра­ган. – Исән чак­та ка­чып ко­ты­лыр­га дию­ем!..
Кәк­ре Кол­га бер­сүз­сез аңа ияр­гән. Алар күз ияр­мәс­лек тиз­лек­тә пи­рат­лар ко­ра­бы­на та­ба то­мы­рыл­ган­нар.
– Кая ки­тә­ләр алар?! – дип ха­фа­га кал­ган Са­ран­бай һәм ка­пи­тан руб­ка­сын­нан йө­ге­реп чык­кан. – Тук­та­гыз! Сез кая ашы­га­сыз? Бу бит әле та­ма­ша­ның ахы­ры тү­гел! Дә­ва­мы бу­лыр­га ти­еш, лә­ба­са...
Бу сүз­ләр­не ише­теп, Кол­га ар­ты­на бо­ры­лып ка­ра­ган. Са­ран­бай­ның йө­ге­рү­ен күр­гәч, ул тиз­ле­ген арт­ты­ра төш­кән:
– Тиз­рәк! Тиз­рәк!!! Алар без­нең арт­тан куа!!!

III бү­лек
Серле утрау
...Пи­рат­лар бе­лән бул­ган ма­җа­ра­дан соң бер көн ва­кыт үтеп тә кит­кән. Ин­де кич якын­ла­шып кил­гән­дә Мы­рый­ның ку­а­ныч­лы та­вы­шы ише­тел­гән:
– Җир!
Са­ран­бай шун­дук аның яны­на йө­ге­реп кил­гән һәм тү­зем­сез­лек бе­лән аның ку­лын­нан би­нокль­не тар­тып ал­ган:
– Ни­һа­ять!
– Зур бул­ма­ган ут­рау­га ох­ша­ган ул, – дип дә­вам ит­кән штур­ман. – Лә­кин...
– Ни­һа­ять без­нең со­рау­лар­га җа­вап та­бы­ла­чак! Ку­нак итү­че дә бу­лыр... – Са­ран­бай Мы­рый­ның сү­зен тың­ла­ма­ган да.
– ...Лә­кин мон­да ни­дер ту­ры ки­леп бет­ми... Кар­та бу­ен­ча ка­ра­саң, ал­да зур шә­һәр бу­лыр­га ти­еш. Ә мон­да ур­ман­нан баш­ка нәр­сә күр­мим мин, – дип мы­гыр­дан­ган үзал­ды­на штур­ман, шик­лә­нә тө­шеп. Күп ел­лар диң­гез­дә туп­ла­ган тәҗ­ри­бә­се бу кү­ре­неш­тән аның кү­ңе­ле­нә шом сал­ган.
– Бул­са соң! Ди­мәк, шә­һәр ур­ман эчен­дә!
– А­лай бер­кат­лы фи­кер йөр­тер­гә ки­ңәш ит­мәс идем...
– Ә­гәр кур­ка­сың икән, ях­та­да кал. Ә без ут­рау­га чы­га­быз. – Са­ран­бай шу­лай кырт кис­кән.
Ку­а­ныч­лы хә­бәр­дән аның яны­на мә­че ба­ла­ла­ры һәм Мер­ме­ри йө­ге­реп кил­гән­нәр.
– Чын­лап­мы?!! – дип так­мак­ла­ган­нар алар шат­лык­тан си­кер­гә­ли-си­кер­гә­ли.
Нәр­сә ди­сәң дә, ин­де ни­чә ат­на алар­ның ик­сез-чик­сез оке­ан киң­лек­лә­рен­нән баш­ка бер­нәр­сә күр­гән­нә­ре юк. Мон­да ки­бет­ләр дә күп­тер, яңа компь­ю­тер уе­ны са­тып алу өчен: те­ле­ви­зо­ры да күр­сәт­ми бит, юнь­сез, ни­чек ва­кыт үт­кә­рер­гә ки­рәк та­гын?..
– Мин дә сез­нең бе­лән ба­рам ин­де алай­са, – ирек­сез­дән ри­за бул­ган Мы­рый, якорь­ны тө­ше­рү ры­чагын тар­тып.
Ан­нан баш­ка алар бу бил­ге­сез ут­рау­да бө­тен­ләй ада­шыр­лар. Бу Са­ран­бай бер ки­ре­се­нә кат­са, аны бер­кем үгет­ли ал­мый бит.
Шу­лай итеп, ин­де ун­биш ми­нут ди­гән­дә, Са­ран­бай һәм аның дус­ла­ры утыр­ган мо­тор­лы көй­мә ут­рау­га ки­леп тук­та­ган. Аны ку­ак ас­ты­на яше­реп куй­ган­нан соң, ба­ры­сы да якын-ти­рә­не өй­рә­нер­гә ке­реш­кән­нәр. Ут­рау, чын­нан да, таш­лан­дык бу­лып то­ел­ган. Күп ел­лар мон­да мә­че ая­гы бас­ма­ган, кү­рәм­сең. Шу­лай да янә­шә­дә ге­нә алар нин­ди­дер бик бо­рын­гы таш җә­ел­гән киң сук­мак­ка юлык­кан­нар. Ул ин­де күп­тән­нән үлән бе­лән кап­ла­нып бет­кән. Ди­мәк, күп ел­лар аның бе­лән фай­да­ла­ну­чы бул­ма­ган.
– Әйт­тем бит, без эз­лә­гән шә­һәр ур­ман эчен­дә дип. – Һа­ман үзе­не­кен ту­кы­ган Са­ран­бай. – Ме­нә сук­ма­гы да бар! Тик ни өчен ас­фальт җә­ел­мә­гән бу­луы гы­на ап­ты­ра­та... Ак­ча жәл­ли­ләр ин­де һәр­чак...
Бу ва­кыт­та алар­ны пи­рат­лар ко­ра­бын­нан бик игъ­ти­бар бе­лән кү­зәт­кән­нәр. Юл­ба­сар­лар баш­лы­гы Хәй­лә­кәр Джон га­фу итә бе­лү­че­ләр­дән тү­гел. Мо­ңар­чы бер­кем­нең дә бит әле аны бо­лай ким­сет­кә­не юк иде! Дош­ман­на­рын тар-мар итү – хә­зер аның төп бу­ры­чы! Бу юлы ул ба­ры­сын да үзе оеш­ты­ра­чак. Аңг­рый­га кал­ган көн – таң ат­ма­ган төн бит ул: мон­дый җа­вап­лы эш­не аңа тап­шы­рып бул­мый, соң­гы һө­җүм­дә үзен бө­тен­ләй дә бул­дык­сыз һәм кур­как итеп күр­сәт­те...
– Ме­нә кай­да мин алар­дан үч ала­чак­мын!!! – Хәй­лә­нең күз­лә­рен­дә нәф­рәт чат­кыла­ры уй­на­ган. – Көй­мә­не әзер­лә­гез!
– Без ут­рау­га чы­гар­га җы­ен­мый­быз­дыр бит?.. – дип кур­кып кал­ган Аңг­рый.
– Әл­бәт­тә, җы­е­на­быз!
– Ан­да бит кыр­гый­лар яши!!! – Аңг­рый­ның күз­лә­ре шар ке­бек ка­ба­рып ук чык­кан, әй­тер­сең лә ике тен­нис ту­бы.
– Син­нән со­рау­чы юк, – куш­кан­ны үтә!
...Бо­рын­гы таш сук­мак без­нең сә­я­хәт­че­ләр­не нин­ди­дер яр­ты­лаш җи­ме­рек за­мок­ка ки­тер­гән. Озак уй­ла­нып тор­мас­тан, Са­ран­бай зур агач ишек­кә ябыш­кан. Ка­лын имән ишек тиз ге­нә би­реш­мә­гән. Яр­дәм­гә баш­ка­лар ку­шыл­гач кы­на, ул шы­гыр­дап ачыл­ган. Ай-һай, аны күп ел­лар ачу­чы бул­ма­ган­дыр...
Са­ран­бай­ның өмет­лә­ре юк­ка бу­лып чык­кан: ишек ар­тын­да аны шун­дый ук моң­су кү­ре­неш көт­кән.
– Ме­нә си­ңа мә... – дип уф­та­нып куй­ган Са­ран­бай. – Мон­да ял итү ту­рын­да сүз дә бу­лыр­га мөм­кин тү­гел...
Чын­нан да, бу зал ул күр­гән ку­нак кар­шы­лау зал­ла­ры­на һич ке­нә дә оша­ма­ган. Бик зур һәм би­ек бу­лу­га ка­ра­мас­тан, ул яр­ты­лаш җи­ме­рек: ва­тык йорт җи­һаз­ла­ры һәм таш өем­нә­рен­нән баш­ка бер­нәр­сә дә бул­ма­ган ан­да. Әнә, тә­рә­зә пы­я­ла­ла­ры­ның да кү­бе­се ко­ел­ган ин­де, тү­шәм­нең бер өле­ше дә юк – күк йө­зе кү­ре­неп то­ра...
– Ә ме­нә бо­рын­гы хә­зи­нә эз­ләү өчен ме­нә ди­гән урын! – Шук­сы­лу шун­дук зал­ның түр ба­шы­на йө­ге­реп кер­гән һәм таш өем­нә­рен ак­та­ра баш­ла­ган.
– Кем хә­зи­нә­не чүп ара­сын­нан эз­ли ин­де? – дип кө­леп куй­ган икен­че мә­че ба­ла­сы, як-ягы­на ка­ра­нып.
Аның игъ­ти­ба­рын сте­на­да эле­неп то­ру­чы бер­дән­бер кар­ти­на җә­леп ит­кән. Нин­ди­дер сих­ри көч тарт­кан­дай, ул шун­да ат­ла­ган. Сте­на­ның чы­гып тор­ган таш­ла­ры­на ябы­шып, ба­тыр мә­че ба­ла­сы өс­кә үр­мә­лә­гән. Бер­ни­чә ми­нут­тан кар­ти­на ин­де аның ку­лын­да бул­ган, тик юк­ка: кар­ти­на ар­тын­да шун­дый ук таш сте­на­дан ары нәр­сә кү­рен­мә­гән...
Шук­мый ки­ре тө­шү өчен сул ку­лы бе­лән чы­гып тор­ган таш­ка ябыш­кан. Ки­нәт таш уры­нын­нан куз­га­лып эч­кә ке­реп кит­кән. Мә­че ба­ла­сы ти­гез­ле­ген югал­тып, аз­дан гы­на ас­ка егыл­мый кал­ган. Ә бу миз­гел­дә икен­че бер таш ки­сә­ге, кай­чан­дыр кар­ти­на кап­лап тор­ган урын­нан аты­лып чы­гып, идән­гә оч­кан.
Бу хәл­не әле ге­нә кү­реп ал­ган Шук­сы­лу шун­дук таш төш­кән урын­га йө­гер­гән.
– Бу бит нин­ди­дер агач тарт­ма! – дип га­җәп­кә кал­ган ул, «таш» ки­сә­ген ку­лы­на ал­гач. – Эчен­дә нин­ди­дер кә­газь дә бар!
– Чын­лап­мы?!!
Шук­мый си­ке­реп ди­яр­лек аның яны­на төш­кән. Ә сең­ле­се исә, кә­газь төр­гә­ген ку­лы­на то­тып, әни­се яны­на йө­гер­гән.
– Бу кар­та, ах­ры­сы... – дип нә­ти­җә яса­ган Мер­ме­ри, төр­гәк­не сү­теп ка­ра­гач.
Кыс­ка миз­гел­гә сих­ри тын­лык ур­наш­кан.
– Кар­та?!! – дип үз ко­ла­гы­на үзе ышан­мый­ча ка­бат­ла­ган, әле ге­нә ишек­тән ки­леп ке­рү­че пи­рат­лар баш­лы­гы.
Аны кү­реп ба­ры­сы да ка­тып кал­ган­нар.

(Дәвамы киләсе санда)

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить