17.03.2014 14:24

Пиратлар эзеннән

Автор  Нияз Мансуров.
Оценить
(0 голоса)

(Дәвамы. Башы 7-9нчы саннарда)

– Әй-йе... кар-та... – кы­яр-кый­мас үз ал­ды­на пы­шыл­да­ган Мер­ме­ри.
За­мок эче­нә баш­ка пи­рат­лар да ки­леп кер­гән­нәр.
– Күп­ме ел­лар эз­лә­дем бит мин ул кар­та­ны!!! Хә­зер ул, ни­һа­ять, ми­не­ке!!! – Хәй­лә­кәр Джон кы­лы­чын тар­тып чы­гар­ган. – То­ты­гыз аны!!!
Өч пи­рат шун­дук Мер­ме­ри­гә та­ба то­мы­рыл­ган­нар. Кө­тел­мә­гән хәл­дән те­ге­се бер мәл­гә юга­лып кал­ган, ан­на­ры зал­ның икен­че ба­шын­да­гы ишек­кә та­ба ом­тыл­ган. Тик, кыз­га­ныч, бу ишек урам­га тү­гел, ә нин­ди­дер әй­лән­геч таш бас­кыч­ка илт­кән. Баш­ка ча­ра­сы кал­ма­ган Мер­ме­ри бас­кыч буй­лап өс­кә ме­неп кит­кән.
Пи­рат­лар, Са­ран­бай бе­лән мә­че ба­ла­ла­ры янын­нан яшен­ тиз­ле­ген­дә үтеп, кар­та «ху­җа­сы»н куа кит­кән­нәр.
– Бу... та­гын бер ша­яр­ту мәл­лә?.. – дип кур­ку­дан көч-хәл бе­лән те­лен әй­лән­де­реп әйт­кән Са­ран­бай.
– Ми­нем­чә, ба­ры­сы да күп­кә кат­лау­лы­рак. – Мы­рый бик бор­чу­лы кү­рен­гән. – Үзе­без­нең ни­чек мон­да ки­леп элә­гү­е­без­не аң­лый ал­мыйм. Тик хә­зер иң бе­рен­че эш итеп Мер­ме­ри­гә яр­дәм иту ту­рын­да уй­лар­га ки­рәк һәм бу ти­рә­дән тиз­рәк ка­чу ту­рын­да!
Мер­ме­ри әй­лән­геч таш бас­кыч буй­лап өс­кә та­ба ча­бу­ын бел­гән. Пи­рат­лар да аның ар­тын­нан ка­лыш­ма­ган­нар. Тик бас­кыч кы­на бу баш­ки­сәр­ләр­не, әй­тер­сең лә, үт­кә­рер­гә те­лә­мә­гән – таш ара­ла­ры бу­ен­ча яры­ла баш­ла­ган. Иң бе­рен­че бу­лып ас­ка Со­ры Кө­чек «оч­кан». Кәк­ре Кол­га әле та­гын бер­ни­чә бас­кыч ат­лар­га өл­гер­гән, ан­на­ры җир­нең тар­ту кө­че аны да ас­ка сөй­рә­гән.
– Ме­нә ки­леп тә эләк­тек... – дип мы­гыр­дан­ган Со­ры, ку­лы бе­лән бә­рел­гән ба­шын уып һәм Кол­га­ның та­вы­шын ише­теп өс­кә ка­ра­ган.
Те­ге­се таш ки­сәк­лә­ре бе­лән бер­гә нәкъ аның өс­те­нә та­ба оч­кан.
– А-а-а!.. Кот-ка-а-а-ры-ы-гы-ыз-з-з!..
Ул гы­на җит­мә­гән иде үзе­нең кол­га ка­дәр гәү­дә­се бе­лән – ка­чып та ко­ты­ла ал­мый­сың: өс­те­ңә тө­шәр дә кой­мак ясар үзең­нән...
Бу та­выш­ны Хәй­лә дә ишет­кән. – «Кар­та үзе ми­нем кул­га ашы­га...»
Тик Аңг­рый­ның ки­ре әй­лә­неп кай­туы гы­на аны хы­ял­ла­рын­нан җир­гә әй­лә­неп кай­тыр­га мәҗ­бүр ит­кән.
– А­лар... оч­ты... – дип хә­бәр ит­кән Аңг­рый.
– Ни­чек ин­де?!! Кая оч­ты?!!
– Ас­ка...
– Бул­мас!..
Хәй­лә­кәр Джон шун­дук бас­кыч­ка та­ба то­мы­рыл­ган.
– Тук­та! Ан­да бит... – дип ки­сә­тер­гә те­лә­гән те­ге­се «шеф­ны».
Тик Аңг­рый баш­ла­ган җөм­лә­сен тә­мам­лар­га да өл­гер­мә­гән, зур бер нәр­сә­нең сыз­гы­рып ас­ка очып төш­кә­не, ан­на­ры дың­гыр­дап бә­рел­гә­не ише­тел­гән һәм тын­лык ур­наш­кан. Пи­рат ашык­мый­ча гы­на шул як­ка юнәл­гән.
– Ни хәл икән алар ан­да? – дип уй­лан­ган ул җи­ме­рек бас­кыч­тан ас­ка ка­рап. – Бер-бер хәл бул­ма­ган­дыр бит?
– Нәр­сә ябы­шып кат­тың ан­да?!! Бау ыр­гыт!!! – Хәй­лә­нең та­вы­шы ас­тан ише­тел­гән.
Аңг­рый ка­раң­гы ти­рән «чо­кыр» тө­бен­дә пи­рат­лар баш­лы­гы­ның ачу­дан ян­ган күз­лә­рен ча­ма­лап ал­ган. Янә­шә­дә та­гын ике баш­ки­сәр дә ба­сып тор­ган­нар.
– Бау?.. Нин­ди бау? Мин мон­да ка­ян та­быйм ди бау? Ба­зар тү­гел лә мон­да.
– Күр­сә­тәм мин си­ңа хә­зер ба­зар­ны! – дип яна­ган Хәй­лә, бө­тен ачу­ын йод­рык­ка җый­нап. – Чы­гыйм гы­на әле мон­нан!..
Бу ва­кыт­та без­нең сә­я­хәт­че­ләр бар көч­лә­ре­нә ис­ке таш сук­мак буй­лап ки­ре ях­та­га та­ба йө­гер­гән­нәр. Алар­ны Мер­ме­ри да ку­ып җит­кән.
– Мин икен­че кат­та­гы тә­рә­зә­дән төш­тем, – дип аң­лат­кан ул. – Ан­да агач үсә икән, шул агач буй­лап...

Дүртенче бүлек
Бер урынына ике...
...Пи­рат­лар баш­лы­гы Хәй­лә, ни­һа­ять, бау буй­лап җи­ме­рел­гән бас­кыч тө­бен­нән Аңг­рый яны­на ме­неп җит­кән һәм иң бе­рен­че эш итеп со­рау бир­гән:
– ­Кая алар?
– Кем­нәр ул? – дип аңыш­ма­ган­га са­быш­кан Аңг­рый, бар кө­че­нә бау­ны үзе­нә та­ба тар­тып: ике пи­рат, әле һа­ман да ме­нә ал­мый­ча, бау­ның икен­че очын­да кап­чык ке­бек асы­лы­нып тор­ган­нар.
– Күр­сә­тәм мин си­ңа кем­нәр!
Джон ачу­дан йод­ры­гын җый­нап Аңг­рый­га ки­зән­гән. Те­ге­се чит­кә тай­пы­лыр­га өл­гер­гән, ә бау исә ике пи­рат бе­лән бер­гә ас­ка оч­кан.
– А-а-а...
– Та­гын бер тап­кыр со­рыйм: кая алар?
– Те­ге мә­че­ләр­ме?.. Алар... ни... кит­те­ләр...
– Кая?
– Ни... ко­раб­ка бу­гай... Тә­рә­зә­дән күр­дем, шул як­ка йө­ге­рә­ләр иде...
– А­лай­са нәр­сә ка­тып то­ра­сың мон­да?! Бар, чап алар ар­тын­нан! Тот­мый­ча ки­ре кай­та­сы бул­ма!!!
– Тик... алар бит... би­шәү... – дип кы­яр-кый­мас җа­вап кай­тар­ган Аңг­рый.
– Ми­ңа ди­мә­гәе, унау бул­сын! Бар!!!
Бу ва­кыт­та ин­де ях­та яко­рен кү­тә­реп уры­нын­нан куз­гал­ган.
– И­сән чак­та ка­чып ко­ты­лыр­га ки­рәк бу ти­рә­дән! – дип мы­гыр­дан­ган үзал­ды­на штур­ман Мы­рый.
Аның кул­ла­ры кур­ку­дан әле дә кал­ты­ра­ган­нар һәм ул штур­вал­ны көч-хәл бе­лән ге­нә бор­ган. Үз го­ме­рен­дә күп­не күр­гән штур­ман өчен дә чын пи­рат­лар бе­лән оч­ра­шу зур сы­нау бул­ган шул. Җит­мә­сә та­гын кү­ңел­дә бер­сен­нән-бер­се шом­лы уй­лар: «Ка­ян ки­леп чык­ты­лар соң бу пи­рат­лар?! Ә ун­җи­ден­че га­сыр ко­ра­бы? Шә­һәр бу­ла­сы урын­да җи­ме­рек за­мок... Ә ни өчен GPS спут­ник­ны та­ба ал­мый? Ин­тер­нет та юк­ка чык­ты... Те­ле­ви­зор­лар эш­лә­ми... SOS хә­бә­ре­нә җа­вап кай­та­ру­чы юк – тын­лык ра­ци­я­дә ...» Со­рау­лар... Со­рау­лар... Ә җа­вап юк. Көн­нән-көн со­рау­лар ар­та гы­на ба­ра. Ба­ры­сы да шул­ка­дәр бу­тал­ды.
– Без мон­нан бер­кая да кит­мә­я­чәк­без! – ди­гән Са­ран­бай. – Кар­та хә­зер без­нең кул­да! Хә­зи­нә­не тап­мый­ча, бер адым да ат­ла­ма­я­чак­мын ки­ре­гә!!!
Аның күз­лә­рен­дә ут ял­кын­на­ры ча­гыл­ган. Һәм бу оч­кын­нар­да «ал­тын сө­як» су­рәт­лә­ре ае­рым ачык шәй­лән­гән. Ак­ча ту­рын­да ишет­кән­дә һәр­чак шу­лай акы­лын югалт­кан ул. Юк­ка гы­на шул­ка­дәр­ле бай­лык туп­лый ал­ма­ган бит ин­де. Чы­гы­шы бу­ен­ча бик яр­лы га­и­лә­дән бул­ган мә­че өчен егер­ме ел өчен­дә иң бай һәм дә­рә­җә­ле мә­че­гә әй­лә­нү – уен эш тү­гел. Күп­ләр хы­ял­лан­ган­нар аның ке­бек бу­лыр­га, лә­кин мо­ның өчен сә­ләт тә ки­рәк, ком­сыз­лык та үз ро­лен үти...
– Ә бәл­ки ул кар­та хә­зи­нә күр­сә­тә тор­ган тү­гел­дер. Гап-га­ди кар­та. Бет­кән ме­ни ан­дый кар­та­лар дөнь­я­да?.. – Мы­рый Са­ран­бай­ны ки­ре үгет­ләр­гә ты­рыш­кан.
– Ә­гәр алай бул­са, шул­ка­дәр­ле нык яшер­мәс­ләр иде аны! – дип кырт кис­кән те­ге­се. – Пи­рат­лар да буш кар­та ар­тын­нан йөр­мәс иде. Үз ко­ла­гым бе­лән ишет­тем бит алар­ның күп­ме ел­лар шул кар­та­ны эз­лә­гән­нә­рен!
– Шу­лай да хә­зи­нә­нең кая яше­рел­гә­нен бер­кем дә бел­ми, бәл­ки бө­тен­ләй баш­ка ут­рау­да­дыр... Тиз­рәк ка­чар­га ки­рәк бу ти­рә­дән!
– Ә­гәр кар­та шу­шы ут­рау­дан та­был­ган икән, ди­мәк, ал­тын да мон­да яше­рел­гән бу­лыр­га ти­еш. Әйт­тем бит, тап­мый­ча, мин мон­нан бер­кая да кит­мим!!!
Бу сүз­ләр­дән Мер­ме­ри авыр су­лап куй­ган. Ул абый­сын ях­шы бел­гән – әгәр мак­сат куй­ган икән, аны бер­кем дә тук­та­та ал­ма­я­чак! Мо­ңар­чы бер ге­нә мак­са­ты­ның да тор­мыш­ка аш­мый кал­га­ны юк бит!
Ә мә­че ба­ла­ла­ры Са­ран­бай­ның үзе­не­кен­дә то­ру­ы­на ку­ан­ган­нар гы­на. Ме­нә ди­гән ма­җа­ра бит ул хә­зи­нә эз­ләү! Күп­ләр­нең төш­лә­ре­нә дә кер­мәс!.. Тик ал­тын кы­зык­сын­дыр­ма­ган алар­ны, ә ма­вык­тыр­гыч ва­кый­га! Олы­лар­ның ба­шы да җит­мәс ул кар­та сер­лә­рен чи­шәр­гә. Ди­мәк, алар үз­лә­ре ге­нә мо­ның очы­на-кы­ры­е­на чы­гар­лар, һич­шик­сез. Шу­ңа да ин­де алар бер­кем күр­мә­гән­дә, кар­та­ны үз кул­ла­ры­на тө­ше­реп, ксе­рокс­тан ко­пи­я­сен дә ясар­га өл­гер­гән­нәр. Хә­зер чын бе­лән ял­ган кар­та­ны ал­маш­ты­ра­сы гы­на кал­ган...
– Без ут­рау­ны яр­ты­лаш урап үтә­чәк­без һәм ал­тын­ны шул баш­тан эз­ли баш­лый­быз! – дип кат­гый фи­кер­гә кил­гән Са­ран­бай. – Ә пи­рат­лар аң­гы­ра бит алар, без­не мон­нан эз­лә­я­чәк­ләр...
– Бәл­ки син хак­лы­дыр... – дип ри­за­лаш­кан Мы­рый, штур­вал­ны ки­рәк­ле як­ка бо­рып. – Нәр­сә ди­сәң дә, без күп­ме­дер ва­кыт ота­чак­быз. Алар без­не алай тиз ге­нә та­ба ал­мас дип уй­лыйм, биг­рәк тә үз­лә­ре­нең җил­кән­ле ко­раб­ла­рын­да...
...Җи­ме­рел­гән бас­кыч­ның сте­на­сы буй­лап өс­кә үр­мә­ләү­че пи­рат­лар, тә­мам хәл­дән та­еп, ни­һа­ять, Хәй­лә яны­на ме­неп җит­кән­нәр.
– Уф, үләм... – Со­ры Кө­чек мыш-мыш су­лап шун­дук бас­кыч­ка су­зы­лып ят­кан.
Кәк­ре Кол­га да көч-хәл бе­лән ая­гы­на то­рып бас­кан.
Ки­нәт ишек­тән Аңг­рый йө­ге­реп кер­гән.
– А­лар ут­рау кы­рые буй­лап йө­зә­ләр, – дип хә­бәр ит­кән ул. – Ут­рау­ның икен­че ягы­на әй­лә­неп чы­гар­га те­ли­ләр­дер, бәл­ки...
– Әл­бәт­тә ин­де! Кая кит­сен­нәр ди алар, хә­зи­нә мон­да яше­рел­гән бул­гач?! Без­дән ка­чар­га ча­ма­лый­лар ин­де, кү­рәм­сең... – пи­рат­лар баш­лы­гы явыз ел­ма­еп куй­ган. – Ка­рар­быз кем­нең өл­гер­рәк бу­лу­ын!..
– Ниш­ләр­гә уй­лый­сың?
– Ә без алар­га то­зак ко­ра­быз. Кит­тек.
– Кая? – дип со­рау бир­гән Со­ры, ба­шын көч­кә кү­тә­реп.
– Ут­рау­ның икен­че ягы­на, бил­ге­ле. – Ты­ныч кы­на җа­вап бир­гән Джон.
Аның кү­ңе­ле кү­тә­рен­ке бул­ган: күп­ме ел­лар эз­лә­гән кар­та та­был­ды, хә­зер ме­нә үзе алар­ның кул­ла­ры­на ба­рып ке­рә­чәк. Иң шәп көн­нәр­нең бер­се­дер бу, мө­га­ен!
...Ин­де таң атып кил­гән. Ик­сез-чик­сез оке­ан офы­гын­нан ко­яш кү­тә­рел­гән.
Йо­кы­сын­нан әле ге­нә уян­ган Са­ран­бай, ки­е­ре­лә-ки­е­ре­лә өс­ке па­лу­ба­га кү­тә­рел­гән. Баш­ка­лар ин­де күп­тән ан­да бул­ган­нар.
– Ир­тән­ге аш әзер, – ди­гән Мер­ме­ри. – Си­не ге­нә кө­теп тор­дык.
– Аш бер­кая да кач­мас, без­гә хә­зер үк ут­рау­га чы­гар­га һәм хә­зи­нә эз­ләр­гә ке­ре­шер­гә ки­рәк! – дип үзе­не­кен су­ка­ла­ган Са­ран­бай.
– Лә­кин...
– Пи­рат­лар якын-ти­рә­дә кү­рен­ми­ләр. Ди­мәк, алар без­нең эз­не югалт­кан­нар. Ва­кыт­ны юк­ка үт­кә­рер­гә яра­мый – хә­зер һәр ми­нут ка­дер­ле! Тиз­рәк эз­ләп та­бар­га ки­рәк ал­тын­ны, пи­рат­лар без­не югалт­кан ара­да!
– Лә­кин баш­та ашап алыр­га иде...

(Дәвамы киләсе санда)

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить