21.04.2014 09:40

Пиратлар эзеннән

Автор  Нияз Мансуров.
Оценить
(0 голоса)

(Дәвамы. Башы 7-14нче саннарда)

– Тик кая ка­чар­га?.. Метр ярым­лы дул­кын­нар көй­мә­не әле бер як­ка ыр­гыт­кан­нар, әле – икен­че. Ин­де пи­рат­лар ко­ра­бы да ерак­ла­ша баш­ла­ган.
– Без ба­та­быз!!! – дип ко­ты очып кыч­кы­ра баш­ла­ган Таш­баш. – Тиз­рәк яр кы­ры­е­на йө­зәр­гә ки­рәк!!!
– Ми­нем үлә­сем кил­ми!.. – дип мыш­кыл­да­ган Пыш­тым Сы­ңар­күз.
– Кар­та­ны тап­мый­ча мин мон­нан бер метр да куз­гал­мыйм!!! – дип кырт кис­кән Бер­күз­ле Грен­дел. – Ан­да яше­рел­гән ал­тын сез­нең төш­кә дә кер­гә­не юк!..
– Лә­кин... без... ба­та­быз...
…Ш­торм озак көт­тер­мә­гән. Үзе­нең бар ку­ә­тен ка­чып ко­ты­лыр­га өл­гер­мә­гән юл­чы­лар­га то­мыр­ган. Күк йө­зе куе ка­ра бо­лыт­лар бе­лән кап­лан­ган.
Бер­ни­чә катлы йорт би­ек­ле­ген­дә­ге дул­кын­нар «Ка­ра Аку­ла» ко­ра­бын якорь­дан өзәр­гә әзер бу­лып чай­кый баш­ла­ган­нар. Ә Грен­дел пи­рат­ла­ры утыр­ган кеч­ке­нә көй­мә­не бө­тен­ләй ерак­ка алып кит­кән.
Исән ка­лу мөм­кин­ле­ге аз икә­нен хә­зер ге­нә ча­ма­ла­ган Бер­күз, ни­һа­ять, кы­лыч бе­лән бау­ны өзеп, тот­кын мә­че­нең ку­лын ыч­кын­дыр­ган.
– Яки без­гә бу­лы­ша­сың, яки ба­ры­быз бер­гә ба­та­быз, – дип кыс­ка­ча аң­лат­кан ул.
Те­ге­се шун­дук ты­ры­шып эш­кә то­тын­ган.
Көй­мә ин­де яр­ты­лаш су бе­лән тул­ган. Пи­рат­лар һәм тот­кын мә­че кул бе­лән су­ны ки­ре диң­гез­гә бу­ша­тыр­га керешкәннәр. Тик юк­ка...
Ки­нәт офык­та нәр­сә­дер кү­рен­гән. Җир! Бер­дән­бер исән ка­лу мөм­кин­ле­ге!
– Җир! Җир!!! – шат­лы­гы эче­нә сый­мас­тан кыч­кыр­ган Таш­баш.
– Тиз­рәк шун­да йө­зе­гез!!! – дип ко­ман­да бир­гән Грен­дел.
Җир бик тиз якын­лаш­кан. Бу янә­шә ут­рау, әл­бәт­тә. Һәр миз­гел са­ен ко­ты­лу өме­те ар­та бар­ган. Пи­рат­лар бар көч­лә­ре­нә иш­кәк­ләр бе­лән эш­ләү­лә­рен дә­вам ит­кән­нәр. Та­гын ил­ле метр... Кы­рык... Ме­нә-ме­нә алар яр кы­ры­ен­да ин­де!..
Лә­кин... Бик көч­ле дул­кын нәкъ ме­нә шул миз­гел­дә көй­мә­не ку­ып җит­кән һәм бар ку­ә­те бе­лән өс­кә ыр­гыт­кан. Һа­ва­да әй­лә­неп, ул ки­ре йөз­тү­бән ас­ка оч­кан. Якын­ла­шып ки­лү­че икен­че дул­кын көй­мә­не бө­тен­ләй оке­ан тө­бе­нә өс­те­рә­гән...
«Кара Акула» корабында да хәлләр мөшкел булган. Чи­рат­та­гы дул­кын ко­раб­ның өс­ке па­лу­ба­сын­да­гы бар нәр­сә­не юып тө­шер­гән. Ин­де ас­кы па­лу­ба бе­лән трюм да яр­ты­лаш су бе­лән тул­ган.
– Җил­кән­нәр­не тө­ше­рер­гә!!! – дип кыч­кыр­ган Хәй­лә, үзе ике ку­лы бе­лән мач­та­га ябыш­кан ки­леш.
Аның та­вы­шы бу кадәр да­выл­да ише­тел­мә­гән дә ди­яр­лек.
Шу­лай да пи­рат­лар тиз ара­да мач­та­лар­га ме­неп, җил­кән­нәр­не тө­ше­рә баш­ла­ган­нар. Ки­нәт­тән якын­да гы­на яшен күренгән. Шул миз­гел­дә үк һа­ва­ны ярып күк күк­рә­гән. Кур­ку­дан ти­гез­ле­ген югал­тып, Аң-
г­рый ас­ка оч­кан.
Ин­де па­лу­ба­га егы­лып тө­шә ди­гән­дә ге­нә, штур­ман, мач­та­ның поч­ма­гы­на ябы­шып өл­гер­гән.
– Бер ­нәр­сә­не дә җи­ре­нә җит­ке­реп эш­ли ал­мый ин­де... – дип мы­гыр­дан­ган пи­рат­лар баш­лы­гы, аны кү­реп.
– Ко­раб ба­та! – кур­ку­дан ни эш­ләр­гә бел­мә­гән Со­ры Кө­чек.
– Без­гә хә­зер үк ко­раб­ны кал­ды­рыр­га ки­рәк! – дип хуп­ла­ган аны Кәк­ре Кол­га.
Пи­рат­лар баш­лы­гы җа­вап бир­мә­гән. Аның ба­шын­да мең дә бер уй бу­тал­ган бу ми­нут­лар­да. Ко­раб­ны да кал­ды­ра­сы кил­ми. Ба­та­чак бит ул, һич­шик­сез! Яшәү те­лә­ге дә зур... Көй­мә­гә уты­рып, яр кы­ры­е­на чы­гу мөм­кин­ле­ге дә бер­нин­ди өмет бир­ми, ич­ма­са...
Мә­че ба­ла­ла­ры ях­та­ның ка­пи­тан руб­ка­сын­да уты­ру­ла­рын бел­гән­нәр. Әй­тер­сең лә, мон­да алар­га кур­кы­ныч яна­мый... Шук­мый үзе­нең кур­ку­ын сең­ле­се­нә сиз­дер­мәс­кә ты­рыш­кан. Те­ге­се ин­де ан­нан баш­ка да үзе­нә урын та­ба ал­мый, идән буй­лап шу­ы­шу­ын бе­лә.
– Без бит исән ка­ла­быз?! – дип ка­бат­ла­ган ул ми­ну­ты­на йөз тап­кыр. – Шу­лай бит?!!
Шук­мый җавап бирмәгән. Ин­де ишек ас­тын­нан су үтеп ке­рә баш­ла­гач кына, ты­ныч та­выш бе­лән сең­ле­се­нә аң­ла­тыр­га ба­тыр­чы­лык ит­кән:
– Без­гә ба­ры­сы­на да әзер бу­лыр­га ки­рәк... – дип баш­ла­ган ул.
– Ях­та ба­та­чак ди­мәк­че­ме син?! – Шук­сы­лу кур­ку­дан абый­сын ко­чак­ла­ган.
– Мин... алай дип уй­ла­мыйм... Кот­ка­ру жи­лет­ла­рын ки­яр­гә ки­рәк ди­мәк­че ге­нә идем... Ки­рәк бу­ла кал­са...
Тиз ва­кыт эчен­дә нәр­сә дә бул­са уй­лап чы­га­рыр­га ки­рәк! Сең­ле­сен дә кот­ка­рыр­га, үзен дә! Җит­мә­сә кар­таны да ях­та­да кал­ды­рып бул­мый бит! Ниш­ләр­гә соң?
Ки­нәт аның ба­шы­на бер уй кил­гән: кар­та­га су эләк­мә­сен өчен аны ше­шә эче­нә яше­рер­гә! Әнә бит Са­ран­бай­ның шка­фын­да ис­ке ше­шә­ләр­дән нин­ди зур кол­лек­ция! Бер­сен ал­сам, ул кар­шы бул­мас, мө­га­ен...
Ва­кыт­ның ин­де ми­нут­лар­га бар­га­нын си­зеп, Шук­мый кар­та­ны тө­реп ис­ке ше­шә­ләр­нең бер­се эче­нә тык­кан һәм нык итеп бө­ке­сен яп­кан. Ше­шә­не өс­тәл­гә ку­еп, кот­ка­ру жи­лет­ла­ры ар­тын­нан йө­ге­рер­гә уй­ла­ган.
– Син мон­да кө­теп тор, мин хә­зер ки­ләм! – ди­гән ул куркудан өстәл астына кереп утырган сең­ле­се­нә.
– Ми­не мон­да үзем­не ге­нә кал­дыр­ма! Мин кур­кам!!! – дип си­ке­реп тор­ган Шук­сы­лу.
Ул ял­гыш ба­шы бе­лән өс­тәл­гә бә­рел­гән. Шу­ны гы­на көт­кән­дәй, өс­тәл өс­тен­дә­ге ше­шә тә­гә­рәп идән­гә төш­кән һәм туп-ту­ры ачык ишек­кә та­ба юнәл­гән.
Бу хәл­не бер мәл­гә соң­рак күр­гән Шук­мый, ше­шә ар­тын­нан си­кер­гән. Әм­ма аның ку­лы ба­ры тик бер­ни­чә сан­ти­метр гы­на җит­мә­гән.
Ше­шә тә­гә­рә­вен дә­вам ит­кән һәм ачык па­лу­ба­га чык­кан.
– Шешәне тот!!! – дип кыч­кыр­ган Шук­мый.
Лә­кин инде соң булган...

Унын­чы бү­лек.

Ә ко­раб кай­да соң?
...Хәй­лә­кәр Джон ут­рау кы­ры­ен­да аңы­на кил­гән. Үп­кә­лә­ре­нә тул­ган тоз­лы диң­гез су­ын тиз ге­нә йөт­ке­реп чы­гар­ган. Баш­ка кем­дер чү­кеч бе­лән бә­рә ке­бек. Ко­лак­лар тын­ган.
Пи­рат­лар баш­лы­гы әк­рен ге­нә ба­шын кү­тә­реп, як-ягы­на ка­ран­ган. Күк йө­зе тыныч. Оке­ан ар­тын­нан ко­яш кү­тә­ре­леп ки­лә. Аңа ка­рап, сә­гать ир­тән­ге си­гез­ләр ти­рә­се икән­не ча­ма­лап бу­ла. Тып-тын. Та­мыр­ла­ры бе­лән ак­та­ры­лып чык­кан агач­лар гы­на әле яңа бу­лып үт­кән да­выл­ны искә төшерәләр.
– Мин кая килеп эләктем икән? Ә баш­ка­лар кай­да икән? – дип ап­ты­раш­та кал­ган Хәй­лә.
Бу со­рау­лар­га җа­вап­ны та­ба ал­ма­ган ул. Сал­мак кы­на то­рып, ком өс­тен­нән ат­лап кит­кән.
– Нәр­сә бул­ды соң әле бу? – дип уйланган ул.
Шторм­ны, көй­мә­гә утыр­ган­на­рын ис­кә тө­шер­гән. Тик баш­ка бер­нәр­сә дә баш­та кал­ма­ган.
Ки­нәт аның кар­шын­да­гы агач­лар, ку­ак­лар сел­ке­неп кит­кән. Аң­гы­рый бе­лән аның ар­тын­нан ияр­гән ике пи­рат кү­рен­гән.
– Ме­нә бит ул! Исән! – Аң­гы­рый шат­лы­гын­нан кыч­кы­рып җи­бәр­гән. – Без си­не ин­де өч сә­гать ­бу­е­на эз­ли­без!
– Мин­нән алай тиз ге­нә ко­ты­ла ал­мас­сыз!..
Джон як-ягы­на ка­ра­нып ал­ган да:
– Ә без­нең көй­мә кай­да? – дип со­рау бир­гән.
– Көй­мә­не без якын­да гы­на кал­дыр­дык, үзе­без си­не эз­ләр­гә кит­тек, – дип аң­лат­кан Со­ры Кө­чек. – Син бит су­га егы­лып төш­тең һәм...
– ... юк бул­дың, – дә­вам ит­кән Кәк­ре Кол­га.
Без­нең ба­тыр мә­че ба­ла­ла­ры бу­ла­чак «са­лют» өчен бө­тен ки­рәк-ярак­лар­ны хәс­тәр­ләп куй­ганнар да юл­га чык­каннар. Көй­мә ут­рау­ның дүрт­тән бер өле­шен әй­лә­неп, яр кы­ры­е­на ки­леп тук­та­ган.
– Кар­та­ның кай­да икә­нен ни­чек аң­ла­та­быз ин­де хә­зер? Ул бит ми­нем ар­ка­да су­га тө­шеп кит­те, – дип бор­чыл­ган Шук­сы­лу.
– Җил очыр­тып алып кит­те ди­яр­без...
– Ыша­ныр­лар дип уй­лый­сың­мы?
– Бел­мим.
Кыс­ка ва­кыт­лы тын­лык ур­наш­кан.
– Бәл­ки, үзе­без ясар­быз һәм бер­нәр­сә дә бул­ма­ган­дай кы­я­фәт чы­га­рыр­быз? – ди­гән тәкъ­дим яса­ган Шук­сы­лу, көй­мә­не ку­ак­лар ара­сы­на яше­реп, сук­мак­ка та­ба юл ал­гач.
– Ә син аны ни­чек яса­мак­чы бу­ла­сың? Ксе­рокс­тан чы­га­ру бер хәл, ә кул­дан яса­ган­ны алар шун­дук бе­лә­чәк­ләр. Аер­ма бик зур. Бу мөм­кин тү­гел!
...Без­нең «бил­ге­сез» сер­ле мә­че кү­зен ач­кан­да янә­шәсен­дә бе­рәү дә булмаган. Шат­лы­гы эче­нә сый­ма­ган аның:
– Мин ирек­ле! Мин азат!!! – дип кыч­кыр­ган ул. – Ни­һа­ять, мин баш­ки­сәр­ләр­дән ко­тыл­дым! Әл­лә ин­де алар ба­ры­сы да бат­кан­нар микән?
Аның бу хәлгә ышанасы килмәгән. Хә­зер пи­рат­лар­ны, кар­та­ны, үзе­нә җи­де ел буе тын­гы бир­мә­гән үт­кән тор­мыш­ны – ба­ры­сын да оны­тып, яңа баш­тан яши баш­лар­га бу­ла... Лә­кин бул­ды­ра алыр­мы? Аңа вөҗ­дан га­за­бы һәм пат­ша­лык ал­дын­да­гы бу­рыч­ла­ры тын­гы­лык бир­мәгән. Ун ел элек бир­гән ан­ты. Ул үзе­нең пат­ша­сын һәм ту­ган иле­нең имин­ле­ген сак­лап ка­ла ал­ма­ды! Һәм бу ми­нут­лар­да аның күңелен бул­ды­ра ал­ган­ның ба­рын да эш­лә­дем­ме икән, ди­гән шик-шөб­һә дә борчыган.
Ки­нәт ул то­ра­таш ке­бек ка­тып кал­ган. Бу бит бер­кем яшә­ми тор­ган ут­рау! Кыр­гый ка­би­лә­ләр ге­нә бу-
лырга мөмкин монда! Ни­чек ка­чар­га бу ти­рә­дән? Көй­мә дә юк бит ичмаса! Ях­шы чак­та тиз­рәк та­ба­ның­ны ял­ты­ра­тыр­га ки­рәк! Тик кая, ни­чек?!
...Пи­рат­лар көй­мә­лә­рен тиз тап­каннар. Ул яр кы­ры­ен­нан егер­ме метр чит­тә йөз­тү­бән әй­лән­гән ки­леш яткан.
Со­ры бе­лән Кәк­ре аны кү­тә­реп яр­га алып чыкканнар.
– Ә без­нең ко­раб кай­да соң? – дип шак­ка­тып со­рап куй­ган Аң­гы­рый, чис­та го­ри­зонт­ны кү­реп.
Пи­рат­лар баш­лы­гы ки­нәт­тән диң­гез­гә бо­рыл­ган.
– Кай­да бул­сын ин­де, диң­гез тө­бен­дә! – дип кычкыр­ган ул ачу­дан аяк ас­тын­да­гы таш ки­сә­ген ти­беп. – Мон­дый да­выл­дан соң кай­да бул­сын ин­де, бил­ге­ле – диң­гез тө­бен­дә!
– Нәр­сә? – Со­ры Кө­чек­нең ку­лын­нан көй­мә дөм­бер­дәп Кол­га ая­гы­на төш­кән.
– А-а-а... – дип мы­гыр­дан­ган те­ге­се авыр­ту­ы­на тү­зә ал­мый­ча, со­рау бил­ге­се­дәй кәк­рә­еп һәм ку­лы бе­лән сул ая­гы­на ябы­шып.

(Дәвамы киләсе санда)

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить