08.05.2014 08:56

Пиратлар эзеннән

Автор  Нияз Мансуров.
Оценить
(0 голоса)

(Дәвамы. Башы 7-15нче саннарда)

– Хә­зер ко­раб­сыз ниш­ли­без ин­де? – ди­гән Аң­гы­рый, кур­кып.
– Грен­дел­дан ала­быз. «П­ро­кат­ка», – дип мәсь­ә­лә­не чи­шү юлын тап­кан Джон. – Ул үзе ин­де оке­ан тө­бен­дә­дер. – Ут­рау­ны әй­лә­неп чы­гар­га һәм Грен­дел­ның ко­ра­бын та­бар­га ки­рәк. Ба­ры­гыз да ми­нем арт­тан!

Ун­бе­рен­че бү­лек
Аяк ас­тын­да җир убы­ла...

Алан ур­та­сын­да­гы ба­га­на­га бәй­ләп ку­ел­ган Са­ран­бай һәм аның дус­ла­ры кыр­гый­лар­ның, нәр­сә­дер кыч­кы­рып, алар әй­лә­нә­сен­дә йөр­гән­нә­рен кур­кып кү­зәт­кән­нәр. – Алар без­не үз­лә­ре­нең ал­ла­ла­ры­на кор­бан ки­тер­мәк­че кү­рәм­сең... – дип авыр су­лап куй­ган Са­ран­бай. – Без­гә ни­чек тә ко­ты­лу юлын эз­ләр­гә ки­рәк!
– Нәр­сә, әл­лә си­нең бе­рәр пла­ның бар­мы? – җан­ла­нып кит­кән­дәй бул­ган Мы­рый.
– Һәр си­ту­а­ци­я­дән ки­мен­дә өч чы­гу юлы бу­лыр­га ти­еш!.. – га­дәт­тә­ге­чә бел­дек­ле­лә­неп Са­ран­бай акыл өй­рә­тә баш­ла­ган.
– Хм-м. Син бер ва­ри­ан­тын бул­са да әйт­сәң иде...
Ә бу ва­кыт­та иге­зәк мә­че ба­ла­ла­ры, алан кы­ры­е­на ки­леп җи­теп, кыр­гый­лар­ны кү­зәт­кән­нәр. Шук­мый, ку­ак­лар ар­ты­на ка­ча-по­са, алан кы­рые буй­лап кит­кән.
– Ә мин ниш­лим? – дип пы­шыл­да­ган сең­ле­се.
– Мон­да көт һәм кап­кын­нар куя тор!
– Аң­ла­дым, ка­пи­тан!
...Пи­рат­лар көй­мә­се «Че­рек» дип языл­ган Грен­дел ко­ра­бы кы­ры­е­на ки­леп тук­та­ган. Кай­чан­дыр ан­да «Че­реп», икен­че төр­ле әйт­кән­дә «Баш сө­я­ге» дип языл­ган бул­ган. Хә­зер «П» күб­рәк «К» хә­ре­фен хә­тер­лә­тә икән.
Борт­ка бе­рен­че бу­лып Хәй­лә кү­тә­рел­гән.
– Х-мм, бу ко­раб ми­не­ке­нә ка­ра­ган­да да шәб­рәк. Зур­рак та, җил­кән­нә­ре дә яңа. Тик пуш­ка­ла­ры гы­на юк...
Бу ва­кыт­та мә­че ба­ла­ла­ры ал­да бу­ла­сы «су­гыш­ка» әзер­лән­гән­нәр.
Кыр­гый­лар­ның бер­се таш­тан яса­ган ко­ра­лын юга­ры кү­тә­реп Са­ран­бай яны­на кил­гән.
– Бет­те баш... – дип ке­нә мы­гыр­дан­ган Са­ран­бай, кур­ку­дан кү­зен йо­мып.
– Баш­лый­быз! – дип кыч­кыр­ган Шук­мый, җеп­нең бер ба­шы­на ут төр­теп.
Озын җеп буй­лап ут ко­точ­кыч тиз­лек­тә ал­га йө­гер­гән. Ин­де бер­ни­чә се­кунд­тан ко­лак то­ныр­лык көч­ле шарт­лау та­вы­шы ише­тел­гән. Аның ар­тын­нан «ра­ке­та-бом­ба» яң­гы­ры... Пе­тар­да­лар төр­ле төс­тә­ге оч­кын­нар чә­чеп, һа­ва­да шарт­лау­ла­рын бел­гән­нәр. Бу ко­точ­кыч кү­ре­неш­нең иге-чи­ге бул­мас ке­бек то­ел­ган.
Кыр­гый­лар кот­ла­ры очып шун­дук як-як­ка чә­чел­гән­нәр. Кай­сы­ла­ры алан­нан чы­гып йө­гер­гән, кай­сы­ла­ры агач арт­ла­ры­на ба­рып пос­кан. Кау­шау­дан ук-җә­я­лә­рен дә оныт­кан­нар би­ча­ра­лар. Бо­лар­ны кү­зә­теп тор­ган тап­кыр мә­че ба­ла­ла­ры әсир­ләр яны­на чап­кан­нар..
– Сез ...мон­да ... ни­чек ... ки­леп эләк­те­гез? – дип шак­кат­кан Мер­ме­ри.
...Һа­ва­да соң­гы ра­ке­та шарт­ла­ган һәм «күп­тән кө­тел­гән» тын­лык ур­наш­кан. Шун­да гы­на ка­би­лә баш­лы­гы ка­чып ба­ру­чы әсир­ләр­не кү­реп ал­ган.
...Ал­да оке­ан яры кү­рен­гән. Бе­рен­че бу­лып, Шук­мый бе­лән Шук­сы­лу ки­леп җит­кән­нәр. Алар тиз ге­нә көй­мә­не су­га өс­те­ри баш­ла­ган­нар. Тик бу җи­ңел эш­ләр­дән тү­гел шул. Мы­рый да алар­га яр­дәм­гә ашык­кан.
– Мон­да ач­кыч юк! – дип кыч­кыр­ган Мы­рый ки­нәт­тән һәм ак ком өс­тен­нән икен­че як­ка йө­гер­гән.
– Ач­кыч мин­дә!
Лә­кин Мы­рый аны ишет­мә­гән. Ур­ман­нан йө­ге­реп чы­гу­чы кыр­гый­лар­ны күр­гәч, Шук­мый үзе дә Мы­рый ар­тын­нан ияр­гән. План чел­пә­рә­мә кил­де! Баш­ка нәр­сә уй­лап чы­га­рыр­га ки­рәк!
Ки­нәт аяк ас­тын­да­гы җир убыл­ган­дай бул­ган һәм алар ба­ры­сы да бе­рәм-бе­рәм уп­кын­га оч­кан.
– А-а-а!
Алар ка­раң­гы чо­кыр­га ки­леп төш­кән­нәр.
Юга­ры­дан аяк та­выш­ла­ры һәм сөй­ләш­кән аваз­лар ише­тел­гән.
– Алар бу чо­кыр­ны җән­лек­ләр егы­лып тө­шәр­гә яса­ган­нар­дыр, – ди­гән Мы­рый.
– Мон­да ка­лыр­га яра­мый! Ни­чек тә ко­ты­лыр­га ки­рәк мон­нан!– дип ко­ты­рын­ган Мер­ме­ри.
Ул кур­ку­дан әле бер, әле икен­че та­раф­ка тал­пын­ган. Ерак ки­тә ал­мас, сте­на­га ки­леп бә­ре­лер дә егы­лыр ке­бек то­ел­са да, ка­раң­гы­лык аны үз ко­ча­гы­на ал­ган.
Шук­мый да әни­се ар­тын­нан ашык­кан. Баш­ка­лар да алар ар­тын­нан ияр­гән. Бу төп­сез ка­раң­гы­лык­тан ба­ру бик кур­кыт­кан алар­ны, әл­бәт­тә. Әм­ма ниш­ли­сең?
...Пи­рат­лар баш­лы­гы, бик җен­тек­ләп Грен­дел­ның ко­ра­бын өй­рән­гән. Чи­рат аның ка­ю­та­сы­на да җит­кән. Хәй­лә­кәр ан­нан бер ко­чак кә­газь ал­ган да Аң­гы­рый­га суз­ган.
– Ниш­лә­тер­гә алар­ны? – дип баш ка­шы­ган те­ге­се, ап­ты­рап.
– Таш­ла, алар аңа бү­тән ки­рәк бул­ма­я­чак...
– Ә бәл­ки...
– Нәр­сә, бәл­ки?
– Бәл­ки ул кай­тыр...
– Кайт­са, яңа ху­җа бар­лы­гын бе­лер! – дип го­рур җа­вап бир­гән Хәй­лә­кәр Джон – Без­гә хә­зер­гә үзе­без­нең ут­рау­га кай­тыр­га ки­рәк! Мон­да ва­кыт үт­кә­реп ята­сы юк. Кар­та югал­ды... Лә­кин мин си­зәм: ул кай­да­дыр якын­да гы­на.
...Ә без­нең ма­җа­ра эз­ләү­че­ләр тар ка­раң­гы тун­нель буй­лап бар­ган­нар да бар­ган­нар. Үле тын­лык һәм ка­раң­гы­лык. Күз­гә бар­мак бе­лән төрт­сә­ләр дә кү­рен­мәс. Бил­ге­сез­лек! Ме­нә төп бә­ла. Си­не ал­да нәр­сә көт­кә­нен бел­мә әле! Бу ко­точ­кыч!
– Ә без кая ба­ра­быз ин­де? – дип тын­лык­ны боз­ган Мы­рый.
– Ми­ңа кал­са, без ин­де ут­рау­ның икен­че ягы­на чы­гып җи­тәр­гә ти­еш... – дип өс­тәп куй­ган Са­ран­бай.
– Без оке­ан тө­бен­нән ба­ра­быз­дыр бәл­ки? – Мы­рый­ның ба­шы­на шун­дый фи­кер кил­гән.
– Шәп бит ә! – дип ку­ан­ган Шук­сы­лу. – Ике ут­рау­ны то­таш­ты­ру­чы тун­нель! Мәк­тәп­тә ми­ңа мәң­ге ышан­ма­я­чак­лар!..
– Алай­са без­гә та­гын яр­ты көн ба­рыр­га ту­ры ки­лә­чәк, – Са­ран­бай ал­җы­ган та­выш кай­тар­ган. – Шул гы­на җит­мә­гән иде...
– Ә бәл­ки бу мет­ро­дыр? – дип әй­теп куй­ган бер­кат­лы Шук­сы­лу. – Без­гә җәяү ба­рыр­га да ту­ры кил­мәс!..
– Ә по­езд кил­сә кая ка­чар­быз?!! – дип бор­чу­га сал­ган Мер­ме­ри. – Шул ту­ры­да уй­ла­ды­гыз­мы сез?!!
– Ти­мер юл­сыз кай­чан по­езд күр­гә­нең бар соң си­нең? – Са­ран­бай ирек­сез­дән ел­ма­еп куй­ган.
– Ме­нә бит ул! – дип кыч­кы­рып җи­бәр­гән Мы­рый.
– Нәр­сә?.. По­езд­мы?! – Мер­ме­ри чак кы­на аңын җуй­ма­ган.
– Нин­ди по­езд? Ту­пик!
Га­җәп – һәм­мә­се дә җи­ңел су­лап тук­та­ган­нар. Мы­рый юл­ны кап­лап тор­ган таш сте­на­ны эт­кә­ләп ка­ра­ган. Са­ран­бай да ап­ты­рап сте­на­га сө­ял­гән. Һәм сте­на аның гәү­дә авыр­лы­гын­нан уры­нын­нан ку­бып, Са­ран­бай бе­лән бер­гә тун­нель идә­не­нә ки­леп төш­кән.
– Бу ишек бул­ган, ах­ры... – дип нә­ти­җә яса­ган Шук­мый һәм юга­ры­га ме­нә тор­ган бас­кыч кү­реп, ме­неп тә кит­кән. Баш­ка­лар аның ар­тын­нан сак кы­на кү­тә­рел­гән­нәр. Тик элек­ке­ге­се­нә ка­ра­ган­да да зур­рак сте­на ал­дын­да ба­сып кал­ган­нар.
– Мо­ны­сы чын, ахы­ры... – ди­гән Мы­рый өмет­сез­лә­неп.
– Лә­кин мон­да ба­ры­бер чы­гу юлы бу­лыр­га ти­еш!
– Бу нәкъ ме­нә чы­гу юлы да ин­де! – дип кыю гы­на әй­теп куй­ган Шук­мый. – Ме­нә, кү­рә­сез­ме, сте­на бе­лән идән ара­сын­нан як­ты­лык сир­пе­лә!..
Ба­ры­сы да берь­ю­лы ишек­кә таш­лан­ган­нар, лә­кин ул ачы­лыр­га уй­ла­ма­ган да. Кап­ша­на тор­гач, таш идән­нең бер өле­ше зур тиз­лек бе­лән ас­ка тө­шеп кит­кән. Мер­ме­ри бе­лән Мы­рый шун­дук тү­бән­гә оч­кан­нар. Алар ар­тын­нан иге­зәк мә­че ба­ла­ла­ры да ка­лыш­ма­ган. Үзе­нең ас­ка оч­ка­нын ча­ма­лап, Са­ран­бай да күз­лә­рен йом­ган...
...«По­сад­ка» уңыш­лы үт­кән – бе­рәү дә им­гән­мә­гән, зы­ян күр­мә­гән.
Шук­мый ба­шын кү­тә­реп өс­кә ка­ра­ган. Кай­чан­дыр җи­ме­рел­гән сте­на­дан, үр­тә­гән ке­бек як­ты­лык сир­пе­лә. Янә­шә­дә таш­лар өе­леп то­ра.
– Кая эләк­тек соң без? – дип бор­чыл­ган Мы­рый.
Шук­мый сак кы­на ярым җи­ме­рек сте­на яны­на кил­гән. Баш­ка­лар да аның ар­тын­нан кит­кән­нәр. Җи­ме­рек сте­на арт­та кал­ган. Ал­да юга­ры­га та­ба ме­нү­че бас­кыч шәй­лән­гән.
– Без мон­да бул­дык тү­гел­ме соң?.. – дип сер­ле ге­нә әй­теп куй­ган Мер­ме­ри. – Ис­кә төш­те! Мин бит те­ге за­мок­та пи­рат­лар­дан кач­кан­да аның бу­ен­ча мен­дем!
– Ди­мәк, без яңа­дан шул ук за­мок­ка ки­леп эләк­тек, – Са­ран­бай җи­ңел су­лап куй­ган. – Тик өс­кә ни­чек ме­нә­се?
– Ме­нә мон­да бау... – дип хә­бәр ит­кән Шук­сы­лу.
Шук­мый җә­һәт ке­нә бау­ның очын би­ле­нә бәй­лә­гән дә, җи­ме­рек бас­кыч кы­ры­ен­нан өс­кә үр­мә­ләп ме­неп кит­кән. Бау­ның бер очын би­лен­нән сү­теп, бас­кыч ти­мер­лә­ре­нә бер­кет­кән, икен­че­сен ас­та кал­ган юл­даш­ла­ры­на таш­ла­ган...
...Пи­рат­лар ко­ра­бы күр­ше ут­рау­га якын­ла­шып кил­гән. Аң­гы­рый бу хак­та хә­бәр итү өчен, ка­пи­тан руб­ка­сы­на кер­гән. Хәй­лә кеч­ке­нә сан­дык кы­ры­ен­да кө­меш тәң­кә­ләр (Грен­дель­нең бай­лы­гын) са­нап уты­ра икән.
– Нәр­сә, әл­лә хә­зи­нә тап­тык­мы? – ди­гән Аң­гы­рый, шат­ла­нып.
Пи­рат­лар баш­лы­гы са­на­вын дә­вам ит­кән:
– Ике йөз утыз җи­де... ике йөз утыз си­гез... ике йөз утыз ту­гыз... – Һәм ул үзе­нең штур­ма­нын кү­реп ачу­лы ка­раш таш­ла­ган: – Нин­ди хә­зи­нә бул­сын ди ин­де бу?! Ти­ен­нәр ге­нә! – Ике йөз кы­рык... ике йөз кы­рык бер...
– Ба­ры­бер бик зур бай­лык бит бу!
Аң­гы­рый бер­ни­чә кө­меш тәң­кә­не ку­лы­на алып, игъ­ти­бар бе­лән әй­лән­де­реп ка­рый баш­ла­ган.
– Хә­зер үк куй! Бе­рен­че­дән, ул ми­не­ке! Икен­че­дән, са­нар­га ко­ма­чау­лый­сың!.. Ни­чә­гә хәт­ле са­на­дым ин­де мин? Бу­тал­дым... Ике йөз кы­рык бу­гай... Ике йөз кы­рык бер... ике йөз кы­рык ике... ике йөз кы­рык өч...
– Мин ба­ры тик әй­тер­гә ге­нә те­лә­гән идем... без...
Пи­рат­лар баш­лы­гы са­на­вын дә­вам ит­кән:
– Ике йөз кы­рык җи­де... ике йөз кы­рык си­гез...
– Ми­нем хә­бәр итә­сем кил­де...
– Ике йөз кы­рык ту­гыз... – Хәй­лә бер мәл­гә ярат­кан шө­гы­лен­нән тук­та­ган. – Әй­дә, әйт­сәң әйт ин­де!
– Без ут­рау­га якын­ла­ша­быз. Ниш­ләр­гә?
– Һәм син ми­ңа шу­ны әй­тер­гә дип кил­дең­ме?! – дип яр­сып кыч­кыр­ган Джон. – Си­нең ар­ка­да бу­та­лып бет­тем ин­де! Яңа баш­тан са­ный­сы бу­ла!
Бу ва­кыт­та ут­рау­ның кар­шы ягын­нан яр кы­ры­е­на та­ба кеч­ке­нә ге­нә көй­мә якын­лаш­кан. Ан­да ике мә­че утыр­ган. Алар бар көч­лә­ре­нә иш­кән­нәр дә иш­кән­нәр.
– Без­не күр­мә­де­ләр ми­кән? – дип со­ра­ган бик ма­тур кыз мә­че.
– Бел­мим шул, Кэт­рин. Юк дип өмет­лә­ник... – дип җа­вап бир­гән аңа карт­лач.

(Дәвамы киләсе санда)

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить