12.05.2014 09:54

Пиратлар эзеннән

Автор  Нияз Мансуров.
Оценить
(0 голоса)

(Дәвамы. Башы 7-17нче саннарда)

– Аны тиз­рәк кот­ка­рыр­га ки­рәк, – ди­де ишек­тән яңа гы­на ке­реп ки­лү­че Шук­мый.
– Юк!!! Үз мә­шә­кать­лә­ре­без дә чик­тән аш­кан!
– Ә бәл­ки ул хә­зи­нә ту­рын­да бе­лә­дер?
– Нәр­сә?!! – Са­ран­бай си­ке­реп үк тор­ды. – Нин­ди хә­зи­нә ту­рын­да әй­тә­сең?
– Бил­ге­ле ин­де...
– Ни­чек? Ка­ян бе­лер­гә мөм­кин ул?
– Аны бит пи­рат­лар тик­мә­гә ге­нә эзәр­лек­лә­ми­дер...
Шук­мый әң­гә­мә­дә­шен шул дә­рә­җә­дә кы­зык­сын­ды­рып җи­бәр­де ки, те­ге­се фи­ке­рен йөз сик­сән гра­дус­ка үз­гәр­теп, хә­зер үк мә­че­не кот­ка­рыр­га ашык­ты.
Шул ара­да йө­зеп ки­тү­че мо­тор­лы көй­мә та­вы­шы ише­тел­де.
...Ко­то­чар­лык зур тиз­лек бе­лән якын­ла­шып ки­лү­че «ко­рыч аҗ­да­һа­ны» кү­реп, «бил­ге­сез» мә­че кау­шап кал­ды. Ул тиз­рәк ур­ман­га та­ба кач­мак­чы иде, көй­мә­дә­ге йөз­ләр­нең бер­се та­ныш ке­бек то­ел­ды. Кай­да күр­де икән соң ул аны? Бәл­ки Кролл ут­ра­вын­да­дыр?..Икен­че­се дә та­ныш... Пи­рат­лар­да әсир­лек­тә оч­рат­ты тү­гел­ме соң ул алар­ны?
...Мо­тор­лы көй­мә­гә яр кы­ры­е­на җи­тәр­гә ни­ба­ры ун метр­лап кы­на кал­ган иде, ки­нәт ур­ман эчен­нән пи­рат­лар йө­ге­реп чы­гып, би­ча­ра мә­че­не эләк­те­реп тә ал­ды­лар. Ул аңы­на ки­леп өл­гер­гән­че, кар­шын­да кы­лы­чын су­зып, баш­ки­сәр пи­рат Бер­күз үзе ба­сып то­ра иде.
– Без­дән ка­ча ал­мас­сың! – Грен­дел шар­кыл­дап көл­де.
– Син??? Син бит...су­га бат­тың...
– Ял­гы­ша­сың!

Унө­чен­че бү­лек
«Я­кын кил­мә! Юк­са, атам!»
Мо­тор­лы көй­мә, яр кы­ры­ен­да, пи­рат­лар­ны диң­гез су­ы­на ко­ен­ды­рып зыр­лап әй­лән­де.
– Ки­ре кай­та­быз! – дип әмер бир­де Са­ран­бай. – Мон­да ка­лыр­га кур­кы­ныч!
Мы­рый сүз­сез ге­нә буй­сын­ды. Көй­мә зур тиз­лек бе­лән ях­та­га та­ба юл тот­ты.
Ка­бат әсир­лек­кә төш­кән мә­че тиз ара­да ера­га­ю­чы көй­мә­нең – соң­гы өме­те­нең дә ки­теп ба­ру­ын моң­су гы­на ка­рап кал­ды. Өме­тең­не өзү ни­чек авыр! Ә бит бер-ике се­кунд элек ке­нә бар да ни­чек ях­шы иде. Яз­мыш аны һа­ман сы­ный! Ни­чә тап­кыр ин­де, мак­са­ты­на ире­шәм, ди­гән­дә ге­нә, бар да җи­ме­ре­лә... Җи­де ел буе үзе­нә урын та­ба ал­мый ул. Йө­рәк яра­сын тө­зә­тү­нең бер­дән­бер юлы – Кролл им­пе­ри­я­се­нең аның пат­ша­лы­гы­на җи­мер­геч һө­җү­ме ва­кы­тын­да сак­лап ка­ла ал­ма­ган трон ия­сен та­бу. Бәл­ки, ул исән­дер!.. Бәл­ки, кем дә бул­са аны бат­кан ко­раб­тан исән-имин алып чык­кан­дыр? «Бил­ге­сез» мә­че уе бе­лән ерак үт­кән­гә кайт­ты.
– Кит­тек! – дип ашык­тыр­ды пи­рат­лар баш­лы­гы Грен­дел, аны «йо­кы­сын­нан уя­тып». – Без­нең әле эше­без күп!
– Мин­нән сез­гә ни ки­рәк ин­де та­гын? Кар­та су­га агып кит­те!
– Ерак ки­тә ал­мас, бу ти­рә­дә ге­нә­дер.
Мә­че ба­ла­ла­ры би­нокль өчен тарт­ка­ла­ша-тарт­ка­ла­ша, яр кы­ры­ен­да бар­ган ва­кый­га­лар­ны кү­зәт­те­ләр.
– Та­гын кү­се­ләр ке­бек ка­ча­лар ин­де! – дип ка­нә­гать­сез мы­гыр­да­ды Шук­сы­лу. – Шун­дый кур­как бу­лыр­га ярый­мы ин­де?! Үзе­без­гә ба­ра­сы кал­ган!
– Әле соң тү­гел ха­та­ны тө­зә­тер­гә!
– Мо­ның бе­лән нәр­сә әй­тер­гә те­лә­вең ин­де?
– Кү­рер­сең!.. – дип кыс­ка­ча җа­вап кай­тар­ды Шук­мый һәм яңа гы­на мо­тор­лы көй­мә ки­леп тук­та­ган па­лу­ба бор­ты­на та­ба йө­гер­де.
Са­ран­бай бау­дан ясал­ган бас­кыч буй­лап тиз ге­нә кү­тә­рел­де дә, ка­пи­тан руб­ка­сы­на та­ба юнәл­де. Аның кә­е­фе кы­рыл­га­ны кү­ре­неп то­ра иде.
Мы­рый көй­мә­не җы­еп ку­йыйм, ди­гән­дә ге­нә, Шук­мый көй­мә­гә си­кер­де. Кур­ку бел­мәс сең­ле­се дә аңа ияр­де.
– Ниш­ли­сез сез? – дип га­җәп­лән­де Мы­рый.
Ул үзе дә көй­мә­гә си­кер­мәк­че иде, көй­мә тиз ге­нә куз­га­лып кит­те.
Са­ран­бай ка­пи­тан руб­ка­сын­да ар­лы-бир­ле йө­рен­де.
– Ни­чек ко­ты­лыр­га соң бу пи­рат­лар­дан? Алар ми­не тә­мам туй­дыр­ды­лар! Һа­ман ки­рәк­мә­гән җир­гә ты­гы­ла­лар!.. – дип сөй­лән­де ул. – Мо­ны бө­тен­ләй­гә хәл итеп бул­мый ми­кән­ни? Без­гә ут­рау­га чы­гар­га ки­рәк. Ә те­ге баш­ки­сәр­ләр тик арт­тан ия­реп йө­ри­ләр!
Ул өс­тәл өс­тен­дә җә­е­леп ят­кан кар­та яны­на кил­де.
Шул чак ишек­тән, шар ярып, Мы­рый аты­лып кер­де:
– Алар кит­те­ләр!
– Кем­нәр?.. Пи­рат­лар­мы?
– Бул­са икән! Га­дәт­тә­ге­чә, Шук­мый бе­лән Шук­сы­лу ин­де! – дип кү­ңел­сез ге­нә җа­вап кай­тар­ды Мы­рый. – Алар те­ге би­ча­ра бил­ге­сез мә­че­не кот­ка­рыр­га уй­ла­ган­нар!
– Ни­чек?! – Са­ран­бай бер мәл­гә шак­ка­тып ты­нып кал­ды. – Шәп бит бу.
– Нәр­сә?! – ко­ты очып, та­вы­шын кү­тәр­де ишек­тән яңа гы­на ки­леп ке­рү­че Мер­ме­ри. – А­лар­ны хә­зер үк тук­та­тыр­га ки­рәк!!!
– Соң­га кал­дык ин­де. Алар яр­ты юл­га җит­кән­дер.
– Алай­са арт­ла­рын­нан ба­рыйк та кот­ка­рыйк! Алар бит әле бик кеч­ке­нә!!!
– Че­бен­нән фил яса­ма, яме, – Са­ран­бай­ның ты­ныч­лы­гы Мер­ме­ри­не ко­тыр­тып кы­на җи­бәр­де ке­бек. Ул йод­рык­ла­рын йо­мар­лап абый­сы­на таш­лан­ды.
– Ярар. Ярар! Си­нең­чә бул­сын! Лә­кин... без­нең... көй­мә­без юк... Алар соң­гы­сын алып кит­те­ләр.
– Ниш­ләп бул­ма­сын? – дип кар­шы төш­те Мы­рый. – Кла­дов­ка­да ка­бар­та тор­ган өч өр-яңа көй­мә ята әле без­нең.
Бу ва­кыт­та мо­тор­лы көй­мә ях­та бе­лән яр кы­ры­ен ае­рып тор­ган ике йөз метр ара­ны үтеп, яр бу­е­на ки­леп тук­та­ды. Бе­рен­че бу­лып Шук­сы­лу си­ке­реп төш­те. Ә абый­сы утыр­гыч ас­ты­на яше­рел­гән уен­чык вин­тов­ка­сын кар­ма­лап ал­ды. Ан­на­ры алар ике­се бер­гә көй­мә­не якын­рак, ку­ак­лар ара­сы­на өс­те­рәп кер­теп куй­ды­лар.
– Кай­сы як­ка ба­ра­быз?
– Алар те­ге як­ка та­ба кит­те­ләр, бу­гай.
– Алай­са без­гә ашы­гыр­га ки­рәк! Озак­ла­мый ко­яш ба­йый!
Мә­че ба­ла­ла­ры ак ком бе­лән кап­лан­ган яр буй­лап ур­ман­га та­ба юнәл­де­ләр. Ул шом­лы, ка­раң­гы, тын, сер­ле һәм ко­точ­кыч кур­кы­ныч бу­лып кү­ре­нә иде...
– Нәр­сә, без­гә ур­ман эче­нә ке­рә­се бу­ла­мы? – Шук­сы­лу­ны аң­ла­тып бул­мас­лык кур­ку би­ләп ал­ды.
– Бәл­ки, ту­ры да кил­мәс, – ди­де арт­та кем­дер.
Шук­мый ялт итеп ар­ты­на бо­рыл­ды да, ко­рыл­ган вин­тов­ка­сын ар­тын­да ба­сып то­ру­чы Таш­баш Сэм исем­ле пи­рат­ка тө­бә­де.
– Якын кил­мә! Атам!
Пи­рат аны тың­ла­ма­ды. Мыс­кыл­лы ка­рап ал­га ат­ла­ды. Нәкъ шул ва­кыт­та Шук­мый ку­рок­ка бас­ты. Ук ти­еш­ле урын­га ба­рып та «кун­ды».
– А-а-а, – дип кыч­кы­рып җи­бәр­де пи­рат һәм шап итеп җир­гә ау­ды. Ук аның маң­га­е­на ябыш­кан иде.
Шук­мый ашы­га-ашы­га вин­тов­ка­сын кор­ды.
– Ко­ра­лың­ны таш­ла! – ди­гән кат­гый әмер ишет­те ул.
Шук­мый вин­тов­ка­сын җир­гә таш­лап, ак­рын гы­на арт­ка бо­рыл­ды. Ан­да бер кү­зе бәй­лән­гән пи­рат ба­сып то­ра иде.
– Ми­нем сез­не кай­да­дыр күр­гә­нем бар, – дип мә­че ба­ла­ла­ры­на ка­рап бе­раз уй­ла­нып тор­ды ул. – Әһә!... Те­ге ва­кыт­та за­мок­та..... Бо­лар­ны бәй­лә­гез дә кит­тек!
Пи­рат­лар йө­ге­реп ки­леп тиз ге­нә баш­лык­ның әме­рен үтәр­гә то­тын­ды­лар.Таш­баш әле һа­ман да маң­га­ен­да тыр­па­еп тор­ган ябыш­как ук­ны тар­тып ала ал­ма­ган иде. Мо­ны кү­реп, Грен­дел шарт­лар­га җи­теш­те:
– Нәр­сә җе­беп то­ра­сың ин­де та­гын? Йол­кып таш­ла хә­зер үк!
– Ә сез без­не ниш­ләт­мәк­че бу­ла­сыз? – дип кур­ку­ын сиз­дер­мәс­кә ты­ры­шып, ты­ныч кы­на со­рап куй­ды Шук­мый.
– Сез­не Хәй­лә­кәр Джон тик­кә ге­нә әсир­лек­тә тот­ма­ган­дыр. Бәл­ки ... кар­та ту­рын­да бе­лә­сез­дер.
– Нин­ди кар­та? – Шук­мый йө­зе­нә га­җәп­лә­нү кы­я­фә­те чы­гар­ды.
– Без ал­ма­дык ... аны... шка­тул­ка­дан!.. – дип яр­дәм ит­мәк­че бул­ды аңа сең­ле­се.
– Әһә, имән­дә икән чик­лә­век! – Грен­дел­ның күз­лә­рен­дә өмет чат­кы­ла­ры кү­рен­де.
– Ул без­дә, – Шук­мый ин­де хәй­лә­гә ке­реш­те – лә­кин ях­та­да ... ко­раб­та, дию­ем...
– Ал­дый­сың!!! Ше­шә­гә са­лын­ган кар­та су­га йө­зеп кит­те.
Тап­кыр Шук­мый та­ма­гы­на ки­леп те­рәл­гән тө­ер­не йо­тып җи­бәр­де. Ка­ян күр­де­ләр икән алар кар­та­лы ше­шә­не су­га тө­ше­реп җи­бәр­гән­не?! Алар без­нең һәр ады­мы­быз­ны бе­лә­ләр бул­са ки­рәк! Ко­точ­кыч!
– Кар­та­ны эз­ләр­гә! – дип әмер бир­де пи­рат­лар баш­лы­гы. – Ул яр кы­ры­ен­да гы­на бу­лыр­га ти­еш...
Ул иң ал­дан үзе ат­ла­ды. Аның ар­тын­нан – Сы­ңар­теш Пыш­тым. Ул без­нең ге­рой­ла­ры­быз бәй­лән­гән бау­лар­ны то­тып ба­ра иде. Таш­баш Сэм да, маң­га­е­на ябыш­кан ук­ны көч-хәл бе­лән тар­тып алып, алар ар­тын­нан ияр­де. Ме­нә ул җир­дә ят­кан вин­тов­ка­ны кү­тә­реп, әй­лән­дер­гә­ләп ка­ра­ды.
– Шәп әй­бер! – дип сок­ла­нып әй­теп куй­ды «я­ра­лы пи­рат», аңа күп­тән тү­гел ге­нә бул­ган үп­кә­сен оны­тып. – Кы­зык, ни­чек эш­ли икән ул?
Ул вин­тов­ка­ны ку­лын­да әй­лән­дер­гә­ләп, үзе­нең «аң­гы­ра» ба­шын эш­лә­тер­гә ты­ры­шып ка­ра­ды. Ахыр чик­тә көп­шә­нең эчен ка­рар­га бул­ды һәм ни өчен­дер ку­ро­гы­на ба­сып җи­бәр­де. Эч­тән нин­ди­дер аң­ла­еш­сыз «шылт» ит­кән та­выш ише­тел­де. Таш­баш кү­рер­гә дә өл­гер­мә­де, көп­шә эчен­нән күз ияр­мәс тиз­лек­тә чи­рат­та­гы ук аты­лып чык­ты... Ул «дөм­берт» итеп җир­гә ау­ды. Мес­кен үзе­нең ярат­кан «А-а-а!» сү­зен дә әй­тер­гә өл­гер­мә­де. Ба­ры­сы да арт­ка бо­ры­лып ка­ра­ды­лар.
– Ка­ча­быз!!! – дип кыч­кыр­ды Шук­мый һәм кис­кен хә­рә­кәт бе­лән, бау­лар­ны Сы­ңар­теш­нең ку­лын­нан тар­тып ал­ды. Те­ге­се бер­нәр­сә дә аң­ла­мый­ча, ап­ты­раш­та ба­сып кал­ды.
– Ур­ман­га! – бер­дән­бер ка­чу юлын ча­ма­ла­ды ба­тыр Шук­мый. Алар­га ияр­гән «бил­ге­сез» мә­че агач та­мыр­ла­ры­на абы­нып егыл­ды.
– Нәр­сә һәй­кәл ке­бек те­рә­леп кат­тың?!! – дип акыр­ды Грен­дел, ка­чып ки­тү­че­ләр­не кү­реп. – То­ты­гыз алар­ны!
– Ә-ә, – ди­де Сы­ңар­теш, әй­тер­сең лә ти­рән йо­кы­сын­нан яңа уя­нып. Һәм ба­ры­бер ка­ча ал­ма­ган «бил­ге­сез» мә­че­не то­тып ал­ды.
– Кал­дыр аны! Кая кит­сен ди ул?!! – бар җы­ел­ган ачу­ын тыш­ка чы­гар­ды пи­рат­лар баш­лы­гы. – Те­ге «шай­тан» ба­ла­ла­рын тот!!! Ка­чып ко­ты­лыр­га ти­еш тү­гел алар без­дән!
Бар тү­зем­ле­ген җу­еп, Бер­күз­ле Грен­дел үзе йө­гер­де. Бар­ган шәп­кә аң­гы­ра пи­рат­ның «ту­за­нын ка­гып», бар кө­че­нә сук­ты. Те­ге­се бе­раз чай­ка­лып тор­ды да, гөр­сел­дәп җир­гә ау­ды. Лә­кин аны мәр­хә­мәт­ле агач бо­та­гы то­тып кал­ды. Пыш­тым әк­рен ге­нә утыр­ды... Нәкъ кыр­мыс­ка оя­сы өс­те­нә... Нин­ди йом­шак кә­нә­фи!.. Лә­кин озак­ка тү­гел... Нәр­сә­нең­дер, җан­ны өтә­ләп, пе­ше­реп ал­га­нын си­зеп, ул шун­дук си­ке­реп тор­ды һәм Грен­дел ар­тын­нан чап­ты.

(Дәвамы киләсе санда)

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить