09.02.2018 15:23

Илназ Сафиуллин: «Өйләнергә исәп бар»

Автор  Лилия
Оценить
(1 голос)

Ул үзенең бәрхет тавышы, мөлаем елмаюы, мәхәббәт турында җырлары, хисчән чыгышлары белән тамашачы күңеленә бик тиз үтеп керде. Иҗаты гөрләп тора. Гитарасы кулыннан төшми. Әйе, сүзебез байтак кызларны төн йокысыз калдырган егет – талантлы музыкант Илназ Сафиуллин турында.

- Ильназ, син татар җыр сәнгатенә танылган композитор Зиннур Сафиуллин улы булып түгел, нәкъ менә Илназ Сафиуллин булып килеп кердең. Белүемчә, «йолдызлы» гаиләдән булуыңны хәтта яшердең дә бугай.

- Әйе. Бу күпмедер яшүсмерлек көйсезлеге кебек нәрсә булгандыр. Мин үзем булдырам, дип таш яру. Мөстәкыйльлеккә омтылу. Мин бернинди ишекләрне ачканда да, әтиемнең исеменнән файдаланмадым. Татар эстрадасында азмы-күпме чыныгу алып, берничә җыр яздырып, исемем күренә башлагач кына, Зиннур Сафиуллин улы булуымны әйттем, дияргә мөмкин. Гаҗәпләнүчеләр дә булмады түгел. Хәзер исә мин бу адымның берникадәр «бала-чагалык» булуын аңлыйм. Күкрәк киереп, минем әтием Зиннур Сафиуллин дип әйтәм. Әти-әнием, гаиләм белән чиксез горурланам.

- Сез гаиләдә ике малай тәрбияләнеп үскәнсез, энең бар. Малайларның тәртипсез, шук вакыты да була. Гел баштан сыйпап кына тормаганнардыр?

- Мин әти-әниемне артык кырыс булдылар дип тә, артыгын иркәләү күрдек дип тә әйтә алмыйм. Кирәк чакта назлап, баштан сыйпадылар, кирәк чакта дилбегәне кыскрак тоттылар. Чын татар гаиләсендә, татар мөхитендә тәрбия алдык. Татар гимназиясендә укыдым – анысы тормышта үзе бер зур мәктәп. Әти-әни белән концертларда еш була идек. Ләкин беркайчан да мәҗбүри алып барганнарын хәтерләмим. Үз ихтыярыбызда иде. Мин рок белән дә, чит ил музыкасы белән дә мавыктым. Әмма өебездән татар җыры беркачан да өзелмәде. Алар, әлбәттә, күбрәк әтинең җырлары иде. Әтиемнең җыр язып утырганнарын да хәтерлим.

Үз үземне белә башлаганнан бирле, фатирыбыздан сәнгать әһелләре өзелмәде. Венера Ганиева, Нәфкать Нигмәтулли, Фән Вәлиәхмәтовлар һәм башкалар, һәм башкалар… Ул вакытта бит әле кечкенә генә фатирда яшибез. Йортыбыз музыка әһелләре белән гөрләп торды. Эстрада тормышын, аның сәхнә артын, нечкәлекләрен күреп үстек. Шул дөньяда тәрбияләндем, дисәм дә, ялгышмамдыр. Мин иҗат юлына әзерлекле булып, аңлап килдем. Шуңадыр, «йолдызлык чире», үзеңне әллә кемгә кую – минем өчен, гомумән, аңлашылмый торган, ят төшенчәләр. Әйе, яшь җырчылар арасында, берничә җыр яздырганнан соң ук, «йолдыз» булып, борын чөеп йөрүчеләр дә була. Андый нәрсә бик тиз сизелә ул, төрле кеше белән аралашырга туры килә бит. Моның ише ваклыкларга игътибар итмәскә тырышам, елмаеп карыйм.

-Шундый җитди, һәрнәрсәне уйлап эшли торган Илназ Сафиуллинның да балачагында шуклыклары булмый калмагандыр. Әтиеңнән «өлеш төшкәнен» хәтерлисеңме?

-Шулай бервакыт икетуган энекәш белән әтинең мотороллерында йөреп килергә уйладык. Авылда булды бу хәл. 12-13 яшьлек чаклар. Качырып кына алып чыктык, мин рульгә утырдым. Киттек авыл урамы буйлап. Рәхәт, күңелле. Энекәш тә, рульгә утырам дип, кыбырсый. Утырды. Кузгалып киттек, китүен, ләкин тормозның кайда икәнен, аңа ничек басасын белми бу. Озак җилдерергә туры килмәде, койма-капкаларын җимереп, бер бакчага барып кердек мотороллер белән. Нишләргә дә белми, байтак тордык. Тормоз тросы өзелгән, бернишләр хәл юк. Әти белән бабай безне эзләп табып, ачулана-ачулана алып кайттылар. Әти мотороллерны ничек кирәк, шулай чыгарып, утырып кайтып китте. Без исә, башларны түбән иеп, арттан тәпиләдек. Менә шул.

- Гаилә корырга, үзеңнең дә балалар үстерергә исәбең юкмы соң әле, Илназ?

-Һәр нормаль егет кебек, мин дә бу хакта хыялланам. Исәп юк түгел. Бу мәсәләгә бик җитди карыйм мин. Өйләнү - сөйләнү түгел ул.

Зиннур һәм Илназ Сафиуллиннар

Изменено 16.02.2018 05:48

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Вернуться вверх