11.02.2018 19:40

Анда китәргә без дуракмыни…

Автор  Мөхәммәт Мәһдиев
Оценить
(4 голоса)

* * *

Бишенче класста рус теле дәресе бара. Илдарны тактага чыгарганнар. Ул «машина» сүзен килешләрдә төрләндереп язарга тиеш. Төшем килешенә килеп җиткәч, төртелеп калган, тик тора. Озак тора. Укытучы моны ачулана. Үзе класс белән эшли, вакыт-вакыт такта янына килеп Илдарны сүгә. Илдар кызарган, бүртенгән. Аның да ачуы чыккан. Укытучы апа дулап аның янына килә дә кычкыра:

Ну, что ты стоишь как столб! ди.

Илдар шунда рәнҗеп карап әйтә:

Стойса ни…

Бичара, «торса ни» дип әйтүе булгандыр инде аның.

 

* * *

Татар әдәбияты дәресе бара. Керәшен авылы, керәшен балалары. Өйгә эш бирелгән: Тукайның «Китмибез!» шигырен ятлап килергә. Җәгүр (Егор) исемле малай борын тарта-тарта түшәмгә караштыргалап сөйли:

Китмибез без, анда китәргә без дуракмыни…

 

* * *

Өченче класста рус теле дәресе. Укытучы сорый Наиләдән:

«Әти» сүзен русча әйт!

Отец.

Яхшы. Хәзер «әни» сүзен әйт.

Наилә бераз уйлап тора һәм шатланып әйтеп куя:

Анец!

 

1975 – 1994 еллар 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить