12.04.2018 10:34

«Иң оста әкият сөйләүче» бәйгесе

Автор  Гөлназ Фәррахова, Чаллы шәһәре, 13нче «Елмаю» балалар бакчасы, татар теле тәрбиячесе.
Оценить
(2 голоса)

Бакчабызда «Иң оста әкият сөйләүче» дигән бәйге оештырдык. Балалар бик теләп катнаштылар. «Шалкан», Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар», татар халык әкиятләре «Өч кыз», «Төлке белән каз», «Ике ялкау» һәм башка әкиятләрне шулкадәр оста итеп сөйләделәр – театр артистларымыни! Җиңеп чыгучыларны билгеләп, истәлекле бүләкләр белән сөендердек. Конкурсыбызны төрле җырлы-биюле уеннар һәм табышмаклар чишү белән бергә үреп бардык. Балаларыбызның чыгышларын карарга дип әти-әниләр дә килде. Бәйге бик матур һәм күңелле үтте!

 

Изменено 12.04.2018 10:39

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить