14.04.2018 20:43

Нәни бизнесмен

Автор  Лилия Закирова
Оценить
(1 голос)

Тукталышта автобус көтеп басып торганда, яныма карап торуга 9−10 яшьләр тирәсендәге малай килеп басты.

Гафу итегез, сез миңа ярдәм итә алмассыз микән? – ди бу урысча, күзләремә төбәлеп. − Өйгә кайтырга акчам җитми.

Күпме кирәк соң?

Билет бәясе инде – 25 сум, − кызганулы күз карашымны күреп, малайның йөзенә елмаю җәелде.

Юк, автобусларда дога укып, хәер җыеп йөрүче кара малай түгел иде ул. Матди хәле начар гаиләдән булмавы да күренеп тора: өстендә өр-яңа джинсы чалбар һәм “Адидас” футболкасы. “Мөгаен, өйдән рөхсәтсез чыгып киткәндер яки әнисе акча бирергә оныткандыр”, − дип уйлап куйдым.

Исемең ничек соң? – дип сорадым мин малайдан сумкамнан акча янчыгын ала-ала.

Руслан, − яңа танышымның карашы кулларыма төбәлгән иде. Ләкин Русланның бәхетсезлегенә каршы, янчыкта егерме сумнан артык вак акча табылмады. Артыгын бирергә кызганыч, үземә дә күктән яумый.

Син кайсы тукталышка кадәр барасың соң? – дип сорадым мин, «унлык»ларны малайга сузып. – Бәлки безгә бер яккадыр. Билетны үзем алыр идем.

Юк, миңа бөтенләй икенче якка кирәк, − диде Руслан, акчаны кесәсенә шудырып. – Башка юкмыни?

Юк шул, үзем белән юлга җитәрлек кенә алган идем.

Сез – кызлар һәрвакыт шулай ялганлыйсыз, − дип җавап бирде миңа малай, акыллы кыяфәт чыгарып. – Үзегез бай егетләр белән йөрисез, үзегез акча юк дигән буласыз. Ярар инде, монысына да рәхмәт.

Кибеттән чыгып баручы икенче бер кызны күреп алып, Руслан шул якка йөгерде. Мин исә эчемнән генә аның исән-сау кайтып җитүен теләп калдым.

Өйгә кайткач, иптәш кызыма әлеге хәлне сөйләгән идем: “Җүләр син, кеше кызганып гомерең үтә инде. Күргәнем бар минем ул малайны, автобуска дигән булып, синең ише беркатлылардан акча җыеп йөри!, − диде. Мин исә аның сүзләренә ышанмадым. Берәрсе белән бутыйдыр, нишләп хәерче баласы кебек теләнеп йөрсен инде кеп-кечкенә малай?!

Ләкин икенче көнне үк дус кызымның сүзләре расланды. Бөтенләй икенче тукталышта инде бөтенләй башкача киенгән кичәге танышым шул ук сүзләр белән миннән акча сорады. Танымады булса кирәк, исемен сорагач, “Илдар”, − дип җавап бирде. “Кичә өеңә кайтып җитә алдыңмы соң?” – дигән идем, бейсболкасын батырыбрак киде дә, каршы яктагы тукталышка йөгерде.

Кызганыч, артыннан: “Илдар, тукта, акча бирәм”, − дигәч тә, хәтта артына да борылып карамады. Ә минем аңа бирәсе сорауларым бик күп иде. Ни өчен кеп-кечкенә малай урамда кешеләрдән акча сорап йөри? Ул акча белән нәрсә эшләмәкче була икән? Алдан ук әйтүемчә, киемнәренә, үз-үзен тотышына караганда, җитешсезлектә яшәгән балага охшамаган бит ул. Күрәсең, әти-әнисе алып бирергә теләмәгән берәр әйбергә акча җыя торгандыр. Олылардан бизнес турында ишетеп, үзенә кәсеп алучыдыр, бәлки. Кем белә...      

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Вернуться вверх