ЯЗМАЛАР
Татарстанда һава торышы начарлана. Фаразларга караганда, бу атна карлы, җил-буранлы булачак. Ял көннәрендә суыклар көтелә. Һава температурасы -25 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә белгечләр. Күрәсең, Ватанны саклаучылар бәйрәмендә табигать тә кырыс, ныклы холкын күрсәтеп алмакчы. Хәерлегә булсын! Калынрак киенегез, юлларда исән-имин йөрегез, берүк!
Прочитано: 86 раз
Күрдегезме әле? Укыдыгызмы әле??? "Көмеш кыңгырау"ның яңа саны дөнья күрде! Газета чыгару серләре, Олимпиада көндәлеге, Муса Җәлилгә багышланган шигъри бәйләм, балалар бакчалары тормышыннан кызыклы яңалыклар... Гадәттәгечә, иң кызыгы - бары тик сезнең өчен!!! Күрми калмагыз!
Прочитано: 104 раз
Дустым Айгөлнең якты истәлегенә Салкын кышлар күпме генә буранламасын, яз үзенекен итә. Әнә, мәңгелеккә килгән төсле, урамнарга, өй кыекларына, юлларга ишеп-ишеп яуган ап-ак карлар инде кара-кучкыл төскә кереп бара. Ишекне ачып, урамга чыгу белән үк, яз төсе сизелә. Бу төс, бу ис, бу хис – һәркайда… Ул гүя бар җиһанны каплаган, бар тереклекне әсир иткән. Күр, күк йөзе нинди илаһи, серле бер алсу катыш ымсындыргыч зәңгәрлек белән өретелгән. Тиздән яз киләсен тамырлары белән тоеп шул мәңге биек күккә тилмереп баккан агачларга күз сал син! Бу гаҗәеп мизгелләрнең кадерен бел, туктап беркавым тынып тор. Гомерләрнең кадерен бел, дип кычкырасы килә. Бер генә яшибез, ләбаса. Язларга, яң
Прочитано: 130 раз
16.02.2018 15:49

КИТӘ АЛМЫЙМ

  Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек. Без йөзәбез менә шашкан кебек, Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт Бергә килеп, баштан ашкан кебек. Мин китәргә тиеш таңга чаклы, Ә бу кичә кабатланачакмы? Кабатланачакмы бу кичә — Китә алмыйм шуны белмичә. Тирбәләбез, бу җир безгә бишек. Юк, ул көймә... Без барабыз ишеп. Кеше кулы койган матурлыклар Безнең белән бара тирбәлешеп. Бездән сон да шулай барачакмы? Бу диварлар мәңге калачакмы? — Меңләп сорау, меңләп уй кичә... Китә алмыйм шуны белмичә. Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? Яңгырармы анда безнең көйләр? Кабатланачакмы шушы кичтә Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр? Безнең дәвам шулай яначакмы? Арып-талып уйга калачакмы? — Китә алмам,
Прочитано: 96 раз
  Положение регионального конкурса творчества учащихся «Мир глазами юных писателей»    Учредители и организаторы конкурса: Управление культуры Исполнительского комитета города Набережные Челны, муниципальное автономное образовательное учреждение дополнительного образования детей города Набережные Челны «Детская школа театрального искусства» при содействии газеты «Көмеш кыңгырау» («Серебряный колокольчик»), писательской организации Закамского региона и литературно-творческого объединения «Лэйсэн»   Адрес оргкомитета:  423823, Татарстан, город Набережные Челны, Школьный бульвар,  д. 8 (18/08)   Цель
Прочитано: 120 раз
Әлеге сурәттәге кечкенә кызчык - күпләребезнең яраткан җырчысы Гөлназ Сираева. Беренче булып дөрес җавапны Эльвира Фаррахова язды. Җырчының авторграфлы дискы Эльвираны көтә. Мондый "бәйгеләр" әле сайтыбызда булып торчак, күрми калмагыз!
Прочитано: 159 раз
Өйләнерсең әле   Айнур Маратович, Син бермәлне Ару гына егет булысың. Күн курткадан гына такси көтеп, Уфа урамында торырсың. Ә яныңда матур бер кыз булыр, Синең өчен җанын бирерлек. Син башкага юри күз кысарсың, Гаепләмим – минем тилелек. Җырларыма күз яшедәй сеңгән Урамнарны син дә танырсың, Әткәң ялгыз үткән юлга карап, «Вот, дурак», – дип уйлап алырсың. Ул арада инде такси килер, Сөйгән ярың сиңа сыеныр. Дөнья аның күзләреннән ташкан Бәхет нурларына коеныр. Таксиларда җилдәй җилеп кенә Кайтырсыз да… Ишек кагарсың. «Мин өйләнәм инде, әти», – диеп Күзләремә кыймый багарсың. Ә әниең, синең якын сердәш, Табынына безне чакырыр. «Килен
Прочитано: 116 раз
...1946 елның язында Татарстан Язучылар союзына киң генә җилкәле, өстенә кыршылган пальто, аягына кирза итекләр кигән утыз биш яшьләр тирәсендәге бер ир-ат килеп керә. Секретарь-машинистка аннан кем булуын, ни йомыш белән килүен  сорагач, теге кеше кем икәнен әйтүдән баш  тарта, ә йомышымны мин тик Союз председателенең үзенә генә әйтәчәкмен, ди. Рөхсәт сорап чыккач, секретарь аны председатель кабинетына кертеп җибәрә. Сәер кеше председатель янында озак утырмый. Ул чыгып киткәч, председатель машинистканы кабинетына дәшеп кертә дә, аңа кызыл кәгазьгә төрелгән бер пакет тоттыра, пакет эчендәге язуларны машинкада бастырып бирергә куша. Машинистка кабинеттан чыгып пакетны ачып караса &n
Прочитано: 115 раз
Сәлам, дусларым! Менә “гашыйклар көн”е дә җитте. Татар халкының бәйрәме булмаса да, бугенге көндә бу бәйрәмне күпләр көтеп ала. Чөнки мәктәпләрдә  сыйныф бүлмәләренә махсус тартмалар урнаштыралар. Һәр теләгән укучы үзенең яраткан кешесенә изге теләкләр белән “йөрәкчек”ләр сала. Яраткан кеше ул синең дус кызың, дус малаең , сыйныфташың, укытучың да булырга мөмкин. Бөтен кеше дә гашыйк булып бетми бит инде!? Иң кызыгы - шул тартмаларның эченнән чыккан “йөрәкчекләр”не санау, уку. Кемнен иң күбе микән, кем кемгә гашыйк булды икән, минеке иясенә барып җитте микән, дип төрле хисләргә күмеләсең. Мин үзем дә бик күп әзерлим йөрәкчекләр. Әти-әниемә, сеңлемә, э
Прочитано: 88 раз
...Бер ханым әйткән ди бит: « Очрашып йөргән чакта ирем «кара карлыгачым», «былбылым» дип кенә тора иде. Өйләнешкәч, «кара карга» дип кенә җиффәрә менә!». Дөнья исәрләнеп гашыйклар көнен бәйрәм иткәндә, без дә аз гына мәхәббәт турында сөйләшеп алыйк әле. Миңа калса, мәхәббәтнең чынлыгы, хаклыгы гаилә корып, бергә тора башлагач күренә. Тормышның борчу-мәшәкатьләрен, агын-карасын бергә татыганда раслана ул. Төне буе елак балаңны тирбәтеп утырганда, ярдәмгә килсә − бел, ирең ярата сине. Хезмәт хакы киселеп, буш кесә белән эштән кайтып кергән ирен хатыны елмаеп каршы ала, өтәләнеп өстәл хәстәрли башлый икән − һичшиксез, бу гаиләдә мәхәб
Прочитано: 179 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 2 из 185