ЯЗМАЛАР
Камырга төрелгән сосисканы пешереп карамаган кеше юктыр инде ул?! Рецептын язып тору кирәкме? Кирәк булгач, языйк әле. Бу юлы камыр эчендәге сосисканы иң яраткан әче камыр рецептым белән пешердем. Нәрсә пешерсәң дә уңа шушы камыр. Камырның пропорцияләрен икегә бүлеп әзерләдем, 2 зур таба пешерергә җитте. Камыр күпергәч, аны җәясез һәм тасмалар ясыйсыз да, шуның белән сосисканы төреп, газ мичендә 200 градуста 20 минут чамасы пешерәсез. Бик җайлы!!! .Камыр: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингридиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да бул
Прочитано: 123 раз
* * * Бишенче класста рус теле дәресе бара. Илдарны тактага чыгарганнар. Ул «машина» сүзен килешләрдә төрләндереп язарга тиеш. Төшем килешенә килеп җиткәч, төртелеп калган, тик тора. Озак тора. Укытучы моны ачулана. Үзе класс белән эшли, вакыт-вакыт такта янына килеп Илдарны сүгә. Илдар кызарган, бүртенгән. Аның да ачуы чыккан. Укытучы апа дулап аның янына килә дә кычкыра: – Ну, что ты стоишь как столб! – ди. Илдар шунда рәнҗеп карап әйтә: – Стойса ни… Бичара, «торса ни» дип әйтүе булгандыр инде аның.   * * * Татар әдәбияты дәресе бара. Керәшен авылы, керәшен балалары. Өйгә эш бирелгән: Тукайның «Китмибез!» шигырен ятлап килер
Прочитано: 132 раз
Бу тәти кызчыкны таныйсызмы? Татар эстрадасының танылган җырчысы. Эзләнүчән, тиктормас шәхес. Бу уртача. Чәче кара да, сары да булгалый. Беренче дөрес җавап бирүчегә - әлеге йолдызның җырларыннан торган автографлы диск. Җавапны бу язма астына коментарий рәвешендә языгыз.
Прочитано: 226 раз
Таныш булыгыз: Яр Чаллының якты йолдызчыгы Хәлиуллина Алия. Кызчыкка әле нибары 6 гына яшь, ул быел мәктәпкә җыена. Кечкенә дә - төш кенә, диләр Алия кебекләр турында. Җитешмәгән җире, кулыннан килмәгән эше юк аның: җырлый да, бии дә. Ә шигырь сөйләвен күрсәгез! Нәфис сүз осталары, музыка, бию буенча бәйгеләрдә респубикакүләм алдынгы урыннар яулый Алиябез. Мактау грамоталары, дипломнар, кубоклары бик күп аның. Нәфис сүз осталыгы серләренә төшендергән өчен остазы Шакирова Рузилә Мифтахетдин кызына рәхмәтле. Алия - сеңлесе Эльвина өчен үрнәк апа. Әтисе Ринат һәм әнисе Лилиягә, әби-бабайларына куаныч, горурлык ул. Алиягә без дә уңышлар телибез! Күз тимәсен, берүк, үзенә!
Прочитано: 121 раз
 Корея республикасында XXIII кышкы Олимпия уеннары башланып китте. Уеннарның ачылу тантанасы бүген Пхенчхан шәһрендә булды. Билгеле булганча, Олимпиада башланганчы ук, Рәсәй спорт дөньясында шактый шау-шу купты һәм бәхәсләр бүгенгә кадәр дәвам итә. Бу гауга Халыкара Олимпиада комитетының күп кенә рәсәйлеләрне быелгы Уеннарга кертмәве белән бәйле. Алдан әлеге чарада илебезнең 500ләп спортчысы ка т нашыр дип көтелә иде, соңрак бу сан 389га кадәр кимеде. Соңыннан исә, исемле ктә нибары 169 спортчы калды. Нейтраль байрак астында чыгыш ясаудан баш тарт кан спортчылар да бар, димәк, катнашучыларыбыз исемлеге тагын да азаячак. Олимпия уеннарының ачылу тантанасында безнең ил спортчылары нейтрал
Прочитано: 132 раз
14.00 Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Calibri","sans-serif"; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-fareast-language:EN-US;} Карабодай уңган елны Кара күзле малай туган.
Прочитано: 115 раз
09.02.2018 19:06

ЯЛГЫЗАК

Тыңла. Тынгысыз каланың шау-шулы урамнарыннан, үз мәшәкатьләреңә үзең җигелеп, каядыр ашыкканда, кинәт, ялгызлык өне яңгырап куя. Кичке тыныч кичтә, аулак урман куенында сак кына күке кычкырган кебек, аяз күктәге уйнак рәшә кебек... Ул тавыш үзәкләрне өзәрлек, бәгырьләрне пәра-пәра теләрлек итеп чыңлый. Ләкин син аны ишетмисең... Юл чатындагы соры бер чәйханә өстәленә куелган тузанлы чәчәкләрдән ялгызлык күләгәсе шуып үтә. Синдәйләр таеп егылмасын өчен, бозлы таш юлдан читтәрәк салынган аулак сукмаклар буйлап ялгызлык бара. Тәүге тапкыр урамнан кыйналып кергән сабый малайның йодрыкка төйнәлгән нәни учларында ялгызлык үкси. Сипкелле кызның кояштан оялган алсу йөзендә ялгызлык елмая... Ялгызлы
Прочитано: 124 раз
Ул үзенең бәрхет тавышы, мөлаем елмаюы, мәхәббәт турында җырлары, хисчән чыгышлары белән тамашачы күңеленә бик тиз үтеп керде. Иҗаты гөрләп тора. Гитарасы кулыннан төшми. Әйе, сүзебез байтак кызларны төн йокысыз калдырган егет – талантлы музыкант Илназ Сафиуллин турында. - Ильназ, син татар җыр сәнгатенә танылган композитор Зиннур Сафиуллин улы булып түгел, нәкъ менә Илназ Сафиуллин булып килеп кердең. Белүемчә, «йолдызлы» гаиләдән булуыңны хәтта яшердең дә бугай. - Әйе. Бу күпмедер яшүсмерлек көйсезлеге кебек нәрсә булгандыр. Мин үзем булдырам, дип таш яру. Мөстәкыйльлеккә омтылу. Мин бернинди ишекләрне ачканда да, әтиемнең исеменнән файдаланмадым. Татар эстрадасында азмы-
Прочитано: 202 раз
Балалар иҗат үзәгенең актлар залында  «Балачак илендә» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Балалар иҗат үзәгенең педагогы, Ижевка мәктәбенең татар теле укытучысы Чулпан Төхбәтова әзерләгән.   Әлеге чарага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасы,  республикадагы бердәнбер балалар газетасы  «Көмеш кыңгырау»ның баш редакторы Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,  Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты  Рәшит Бәшәр,    Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе   Әлфия Ситдыйкова, Яр Чаллы педагогоия универси
Прочитано: 78 раз
Петунья –бик күпләрнең яраткан чәчәге. Җәй әйләнәсе ишегалларын, балконнарны, бакчаларны ямьләп, шау чәчкәдә утырган бу матурлыкка кем генә битараф калыр икән! Үзе матур, үзе чыдам, үзе озын гомерле булганга, әлеге чәчәкне безнең як бакчачылары аеруча ярата. Салкын, карлы кышлар иксез-чиксез тоелса да, яз язлыгын итә. Мәрхәмәтле кояш нурларын җир йөзенә мулрак сибә башлады, сизәсезме? Җәйнең беренче көннәреннән үк чәчәкләрен күрим дисәң, петуньяларны февраль башында ук утыртырга кирәк. Иң беренче эш итеп, ай календаренә күз салырга киңәш ителә. Белгечләр киңәшенчә, орлыкларны бары ай үсә башлаган көннәрдә генә утырту отышлы. Петунья утырту серләрен оста бакчачы Венера Мәҗитова уртаклаш
Прочитано: 165 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 3 из 184