ЯЗМАЛАР
Олимпия уеннары дәвам итә. Иртәгә Мәскәү вакыты белән иртәнге 04:00 сәгатьтә фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында ярышның кыска программасы башлана. Әлеге спорт төрендә Рәсәйдән өч кыз: Евгения Медведева, Мария Сотскова һәм милләттәшебез Алинә Заһитова катнашачак. Кызларга уңышлар телибез! Яуланган медальләр саны буенча Рәсәй командасы (дөресрәге, Рәсәйдән килгән атлетлар командасы) әлегә нибары 20 урында. Безнең спортчылар исәбендә 3 көмеш һәм 8 бронза медаль бар. Беренче өчлектә Норвегия, Германия һәм Канада.     
Прочитано: 55 раз
  И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел эче имин йорт, Атам кияү булган йорт – Иелеп тәзем кылган йорт; Анам килен булган йорт – Иелеп сәлам әйткән йорт; Кендегемне кискән йорт, Керем-коңым юган йорт; Бия сауган сөтле йорт, Кымыз эчкән котлы йорт; Идел – Җаек арасы Елкы белән тулган йорт, Казан – Болгар арасы Кала белән тулган йорт; Ашлы белән Ибраһим Ашлык белән тулган йорт, Ата-бабам тоткан йорт, Котлы булсын туган йорт!                                           &
Прочитано: 38 раз
Татарстан халыкара «Җир сәгате»  акциясенә кушыла. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге чара 24 март көнне кичке 20.30 – 21.30 сәгатьтә үтәчәк. Шушы вакыт аралыгында республиканың барлык районнарында биналарны, корылмаларны, торак йортларны яктырту туктатылып торачак. Әлеге акциягә кушылырга теләүчеләр бу вакытта фатирларында, өйләрендә ут сүндереп тора ала.
Прочитано: 44 раз
Исем – кешенең бизәге. Исемең үзеңнән алда йөрер. Бу фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Элек-электән үк барлык халыклар да исемгә, сабыйга исем сайлауга аеруча җитди һәм сак караганнар. Исем кешенең язмышын, холык-фигылен билгели, дигән ышану яшәгән. Заманнар үзгәргән саен, теге яки бу иҗтимагый-сәяси сәбәпләр аркасында, кулланылышка яңа ат-исемнәр килеп керә. Бу урында совет чорын искә алу да җитә: Револь, Люция, Трактор, Вил, Вилдан, Ленар… Шөкер, бу этап та артта калды. Хәзерге көнебез яңа «әкәмәтләр» булдыра. Бүген татар җәмгыяте исем кушу буенча өчкә аерыла: берәүләр элеккеге, мәгънәле исемнәрне яңарта, икенчеләренә ни татарча, ни урысча кирәкми – чит те
Прочитано: 91 раз
19.02.2018 13:38

Яңа бәйгеләр

Дустым, «Көмеш кыңгырау» яңа бәйгеләр игълан итә. Бүгеннән «Иң яхшы шигырь», «Иң яхшы әкият» бәйгеләре старт алды. Шигырьләр һәм әкиятләреңне безнең электрон адреска юлла: ' ); document.write( addy99894 ); document.write( ' ' ); //--> ' ); //--> Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript ' ); //--> . «Бәйгегә» дип язып куярга да онытма. Иң яхшы дип табылган иҗат эшләре газета битләрендә урын алачак һәм «Көмеш кыңгырау» дипломнарына лаек булачак. «Яраттыра беләләр» фото-бәйгесе дә игълан итәбез. Яраткан йорт хайваның белән фотога төш тә майлга җибәр( ' ); document.write
Прочитано: 152 раз
  Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1 аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы сыек май, 0,5 л җылымса кайнаган су.   Барлык ингредиентларны кушып, уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга.   Эчлеге: 500 г ит фаршы, 1 баш зур суган, 1,5 стакан дөге, 2 лавр яфрагы, 1 а.к. тоз, тәменчә кара борыч, 100 г сыер мае.   Суганны ваклап турарга, дөгене сүрән утта бүрттерәсе, сыер маен эретәсе, лавр яфрагын ваклыйсы. Барлык ингредиентларны бергә кушып, эчлеген ясарга. Камырны өлешләргә бүлеп, түгәрәкләр җәяргә, уртасына эчлекне куеп, пәрәмәчләр ясарга. М
Прочитано: 79 раз
Татарстанда һава торышы начарлана. Фаразларга караганда, бу атна карлы, җил-буранлы булачак. Ял көннәрендә суыклар көтелә. Һава температурасы -25 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә белгечләр. Күрәсең, Ватанны саклаучылар бәйрәмендә табигать тә кырыс, ныклы холкын күрсәтеп алмакчы. Хәерлегә булсын! Калынрак киенегез, юлларда исән-имин йөрегез, берүк!
Прочитано: 82 раз
Күрдегезме әле? Укыдыгызмы әле??? "Көмеш кыңгырау"ның яңа саны дөнья күрде! Газета чыгару серләре, Олимпиада көндәлеге, Муса Җәлилгә багышланган шигъри бәйләм, балалар бакчалары тормышыннан кызыклы яңалыклар... Гадәттәгечә, иң кызыгы - бары тик сезнең өчен!!! Күрми калмагыз!
Прочитано: 98 раз
Дустым Айгөлнең якты истәлегенә Салкын кышлар күпме генә буранламасын, яз үзенекен итә. Әнә, мәңгелеккә килгән төсле, урамнарга, өй кыекларына, юлларга ишеп-ишеп яуган ап-ак карлар инде кара-кучкыл төскә кереп бара. Ишекне ачып, урамга чыгу белән үк, яз төсе сизелә. Бу төс, бу ис, бу хис – һәркайда… Ул гүя бар җиһанны каплаган, бар тереклекне әсир иткән. Күр, күк йөзе нинди илаһи, серле бер алсу катыш ымсындыргыч зәңгәрлек белән өретелгән. Тиздән яз киләсен тамырлары белән тоеп шул мәңге биек күккә тилмереп баккан агачларга күз сал син! Бу гаҗәеп мизгелләрнең кадерен бел, туктап беркавым тынып тор. Гомерләрнең кадерен бел, дип кычкырасы килә. Бер генә яшибез, ләбаса. Язларга, яң
Прочитано: 126 раз
16.02.2018 15:49

КИТӘ АЛМЫЙМ

  Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек. Без йөзәбез менә шашкан кебек, Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт Бергә килеп, баштан ашкан кебек. Мин китәргә тиеш таңга чаклы, Ә бу кичә кабатланачакмы? Кабатланачакмы бу кичә — Китә алмыйм шуны белмичә. Тирбәләбез, бу җир безгә бишек. Юк, ул көймә... Без барабыз ишеп. Кеше кулы койган матурлыклар Безнең белән бара тирбәлешеп. Бездән сон да шулай барачакмы? Бу диварлар мәңге калачакмы? — Меңләп сорау, меңләп уй кичә... Китә алмыйм шуны белмичә. Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? Яңгырармы анда безнең көйләр? Кабатланачакмы шушы кичтә Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр? Безнең дәвам шулай яначакмы? Арып-талып уйга калачакмы? — Китә алмам,
Прочитано: 92 раз
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 184